erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җиһазлар алу өчен дә акча бирәләр

Әңгәмәдәшебез – район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Айрат Шәйхетдинов.

Газ челтәрләренә бушлай тоташтыру башланганын язган идек. Безнең районда бу эш хәзерге вакытта ничек тора!

– Арча районы буенча бушлай газ челтәре сузу план-графигына 93 хуҗалык кертелде. Бүгенге көнгә 42 хуҗалыкның җир кишәрлегенә кадәр газүткәргеч китерелде, 10 хуҗалыкка газ җибәрелде.

– Әлеге өлкәдә нинди үзгәрешләр бар?

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 18 февралендәге 137 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнарга 2022 елның 1 мартыннан йортлар кишәрлеге эчендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын алу өчен бервакытлы субсидия бирелә.

Әлеге субсидия составында Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид бала булган гаиләләргә, шулай ук күп балалы гаиләләргә, уртача җан башына айлык керем 10000 сумнан ким булган гаиләләргә йорт кишәрлеге эчендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын алуга киткән чыгым өчен 80000 сумнан артмаган күләмдә бирелә. Шулай ук җан башына айлык уртача кереме 10000,01 сумнан 19000 сумга кадәр булган гаиләләргә 60000 сумнан артмаган күләмдә бирелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге субсидияне алу өчен гражданнар йорт кишәрлеге  чикләреннән эчтә газ үткәрү буенча хезмәт күрсәтү килешүен 2021 елның 21 апреленнән соң төзегән булырга тиеш.

Тотылган чыгымнарга җир кишәрлеге чигеннән эчтә газ кертү буенча проект һәм төзү-монтаж эшләре, йорт эчендәге газ җиһазларын (һәр төрдән берәү) һәм газ исәпләү приборлары бәясе керә.

Бер тапкыр бирелә торган әлеге субсидияне бирүне сорап йорт хуҗасы даими яшәү урынындагы социаль яклау органына 2022 елның 1 декабреннән соңга калмыйча гариза бирә ала.

Сорауларыгыз туса район социаль яклау идарәсенә 3-13-34, 3-13-30 номерлары буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X