erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төркиядә ял итү арзанайган

Россиядә яшәүчеләр өчен Төркиядә ял итү арзанайган. “Туристлык агентлыклары альянсы” вице-президенты Алексан Мкртчян белдергәнчә, бу илдә ял итү хакы ташламалар хисабына 30 процентка төшкән. Аның искәртеп үтүенчә, быел Төркиядә ял итүчеләр азрак булачак, шуңа күрә ил туристларны зур ташламалар белән кызыксындыра ("Ватаным Татарстан").

 

“Һәр сезон саен бездән анда җиде миллионлап турист ял итсә, быел бу сан дүрт миллион чамасы гына тәшкил итәчәк. Шуңа күрә Төркия кунакханәләре хуҗалары бәяләрне төшерергә мәҗбүр. Мәсәлән, инде май аенда ук 30 процентлы ташлама тәкъдим ителде. Ягъни номерда бер тәүлек яшәү бәясе 100 түгел, ә 70 евро гына булды”, – дигән Мкртчян Sputnik радиосы хәбәрчесенә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Белгеч сүзләренә караганда, сум курсының төрек лирасына караганда югарырак булуы Төркиядә ял бәясен киметә, Шул ук вакытта һава юллары буенча чикләүләр кертелү сәбәпле самолетка билет хакы шактый ук арткан.

https://vatantat.ru/2022/06/83727/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X