erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ташламалы ипотекага шәхси йортны үз көчең белән дә салып булачак

Дөресрәге, йорт төзүчеләр белән килешүләр төзеп тормыйча гына. Әлеге төр ипотека ярдәмендә ел ахырына 8 мең кредит бирергә уйлыйлар. Төзелеш өчен ипотека шартлары яңа йортлардагы фатир алганда кулланыла торган ташламалы ипотекадан берни белән дә аерылмый.

Ипотека ставкасы – 9 процент. Кайсы төбәктә яшәвеңә карап, аның максималь күләме дә билгеле. Мәскәү, Санкт-Петербургта яшәүчеләргә ул 12 миллион, калган төбәкләргә – 6 миллион сум. Тагын бер төп шарт – төзелешне кредит килешүен төзегәннән алып, бер ел эчендә тәмамларга кирәк. Ә йорт төзелә торган кишәрлекне банк залог итеп алачак. 

Соңгы берничә елда халыкның шәһәр читендәге йортларга күпләп күчүен исәпкә алганда, бу бик тә урынлы ярдәм. Белгечләр билгеләп узганча, узган елгы төзелгән йортларның 50 проценты шәхси өйләргә туры килгән. Яңа ипотека шартлары исә өстәмә 1 миллион квадрат метр төзү мөмкинлеген булдырыр дип көтелә. Халык арасында бу төр ипотекага ихтыяҗ чынлап та бар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ДОМ.РФ һәм Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштырулардан күренгәнчә, ипотекага шәхси йорт төзергә теләүчеләрнең 31 проценты (якынча 50 мең гаилә) төзелешкә профессиональ төзүчеләрне җәлеп итәргә әзер түгел, алар аны үз көчләренә төзергә җыеналар. Әлегә кадәр халык йортны үз көче белән төзү өчен югары процентлы кулланучылар кредитыннан файдалана иде.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/avyil/tashlamaly-ipotekaga-shkhsi-yortny-z-kche-beln-d-salyp-bulachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X