erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бу очракта кем хаклы?

Кулланучыга

“Асылташ (топаз) белән балдак сатып алдым. Якынча биш ай элек бер ташы төште. Кибеткә алып бардым. Анда балдак формасын үзгәрткән, шуңа ташы төшкән, диделәр. Балдак бик нечкә, чыннан да, кия торгач бармакка яраклашты. Ә сатучылар ул түгәрәк булып калырга тиеш, дип баралар. Аннан экспертиза минем исәптән үткәреләчәк, дия башладылар. Бераздан балдак 2000 сумга кыйммәтләнде һәм алыштыра алмыйбыз, диделәр. Ахырдан, әйткәли торгач балдакны фоторәсемгә төшерделәр һәм гариза язарга куштылар. Бу очракта кем хаклы?”

Җавапны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина бирә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әгәр товар гарантия срогында ватылса, кулланучы “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Федераль Законның 18 маддәсе нигезендә билгеле бер таләпләр белән сатучыга мөрәҗәгать итә ала. Сатучы, әгәр җитешсезлекләрнең кулланучы кулына тапшырганнан соң барлыкка килгәнен исбатлый алмаса, гарантия срогы билгеләнгән товардагы кимчелекләр өчен җавап бирә. Шуңа бу очракта сатучы ватык товарны кабул итеп алырга, кирәк булса, сыйфатын тикшертергә бурычлы. Кулланучының товарны алыштырып бирүләрен таләп итеп сатучы исеменә гариза язуы бик урынлы. Товарның сыйфатын тикшергән очракта, гариза язганнан соң 20 көнгә кадәр товар алыштырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

1

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X