erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юлда һәрвакыт саклык кирәк

Татарстанда “Игътибар – балалар” профилактик чарасы бара. Ул 23 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итә.

Әлеге чараның максаты – балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү. Бу елның дүрт аенда гына да 16 яшькәчә балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларда 3 бала һәлак булган, 104 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.

Статистик мәгълүматларга күз салганда, 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше җәйге айларга туры килә. Мәсәлән, 2021 елның июнь-август айларында 153 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда биш бала үлгән (2021 ел дәвамында юл һәлакәтендә барлыгы 15 бала һәлак булган), 175 бала зыян күргән.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шунысы куанычлы, безнең Арча районында быел дүрт айда балалар катнашында аварияләр теркәлмәгән. Калган айларда да алар булмасын, балалар зыян күрмәсен иде.

– Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы да сак һәм игътибарлы булсыннар, әти-әниләр балалар куркынычсызлыгын саклауга җитди карасыннар иде, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин. – Даими рәвештә балаларына юлда йөрү кагыйдәләрен исләренә төшереп тору да ярап куя. Алда озын каникуллар. Бу чорда аеруча игътибарлы булырга, балаларны күз алдыннан югалтмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X