erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәйге ял – 2022: районда нинди лагерьлар эшли?

2021–2022 уку елы тәмамланып, укучыларның көтеп алган каникуллары башланды. Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар тапшырса, кечерәк сыйныфтагы балалар җәйге лагерьларда ял итә.

Бүгенге көндә республика буенча мәктәп яны лагерьларында 56 меңнән артык, хезмәт һәм ял лагерьларында 11 мең, ә чатыр лагерьларында 12 меңгә якын бала өчен җәйге яллар оештырылган. Бу турыда “Татар-информ” матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыков сөйләде.

Җәйге каникуллар – ял һәм сәяхәт вакыты. Әлеге өч ай вакытны балалар үзләренең мавыгуларына, спортка һәм иҗатка багышлый ала. Балаларның укудан тыш вакытларын файдалы итеп уздыруны тәэмин итү иң зур бурычларның берсе. Арча районында җәйге ялның оештырылуы ничек? Мәктәп балалары өчен нинди лагерьлар эшли? Гомумән, районыбызда бу юнәлеш буенча эш ничек алып барыла? Әнә шул сораулар белән без район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Лия Ильинага мөрәҗәгать иттек.

– 2022 елгы җәйге сәламәт-ләндерү кампаниясе кысаларында Арча муниципаль районында 1050 баланың җәйге ялы районыбызда оештырылган лагерьларда узачак. Иртәгә, 4 июньнән 16 мәктәп яны, 6 хезмәт һәм ял лагере эшли башлаячак.

– Әлеге лагерьлар кайсы мәктәпләрдә оештырыла һәм аларда эш ничек алып барыла?

– Мәктәп яны сәламәтләндерү һәм ял лагерьлары районыбызның 16 мәктәбендә эшләячәк. Биредә 830 бала ял итәр дип планлаштырыла. Алар өчен өч тапкыр җылы ризык белән туклану каралган. Көндезге ял лагерьлары 23 июньгә кадәр эшләячәк. Башлангыч сыйныф укучылары өчен тәрбияви чаралар, экскурсияләр, ачык һавада уеннар оештырыла. Балаларда дуслык, бер-береңә игътибарлык, отрядта эшли белү кебек күнекмәләр тәрбияләнә. Хезмәт һәм ял лагерьлары Арчаның 1нче, 6нчы, 7нче мәктәпләрендә, 5нче гимназиясендә, Шушмабаш һәм Яңа Кенәр урта мәктәпләрендә булачак. Әлеге отрядларда 5-8 сыйныфта укучы 200 бала катнашыр дип көтелә.  Шулай ук өч тапкыр туклану каралган. Ял белән бергә биредә йөрүче балалар хезмәт күнекмәләре дә алачак.

– Быел чатыр лагере кайда һәм кайчан узачак?

– Әйе, ел да оештырылып килүче чатыр лагере быел да үз эшен алып барачак. Ул Арчаның 6нчы мәктәбе базасында эшләячәк. “Азимут” дип аталучы лагерьда спорт туризмы буенча тренировкалар уздырылачак. Биредә 20 бала ял итәр дип көтелә. Алар алты тапкыр ашатылачак. Тик менә чатыр лагереның кайчан эшли башлаячагы әлегә билгеле түгел. Җир +15 градуска кадәр җылынырга тиеш. “Азимут”ның кайчан башланачагы әлеге шарттан чыгып билгеләнәчәк. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Районда оештырылып килүче “Шатлык” лагере быелгы җәйдә эшләячәкме?

– Кызганыч, “Шатлык” стационар лагере быел булмаячак. Моның сәбәбе – аның өчен махсус бина булмау. Ә белем бирү учреждениеләре базасында стационар үткәрү күзәтчелек органнары тарафыннан тыелды.

– Райондагы лагерьлардан тыш балалар тагын кайларда ял итә ала?

– Әти-әниләр үзләре Кара диңгез яр буена юллама ала ала. Моның өчен ok-chernomorec.ru  сайтына кереп гариза калдырырга кирәк. Хәзерге вакытта МИР картасы белән түләүчеләр өчен махсус программа эшли. Юллама бәясенең яртысы кире кайтарыла. Быелгы җәйдә эшләүче барлык лагерьлар турында белешмәне “Лето” республика үзәгенең сайтыннан да (rcleto.ru) белергә мөмкин.

– Юлламаларны бушка алу мөмкинлеге юкмы?

– Әйе, “Артек”, “Орленок”, “Смена”, “Океан” кебек федераль лагерьларга махсус квота белән бушка барып була. Мондый юлламалар укуда, спортта һәм җәмәгать эшләрендә уңышлары булган балаларга гына бирелә. Мәгариф һәм фән министрлыгы соравы белән теге яки бу юнәлеш буенча балаларны җибәргән очракта, кемне җибәрәсен район мәгариф идарәсе хәл итә. Шулай ук авыр хәлле гаиләләрдәге балалар өчен дә бушка лагерьлар оештырыла. Алар булган очракта, районда әлеге лагерьга җибәрерлек 10 бала бар.

Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, 1 июньнән “Арча” спорт комплексы һәм “Арча–Арена” Боз сараенда укучылар өчен оештырылган барлык спорт түгәрәкләре җәйге вакытка туктатылды. Стадионда спорт мәйданчыкларында шөгыльләнү ирекле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X