Июль җәйнең кыл уртасы һәм бу ай иң эссесе санала. Әмма быелгы июль, без гадәтләнгәнчә, артык җылы булыр дип өметләнергә кирәкми. Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматларына караганда, июль ае салкынча булачак, дип хәбәр итте КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев журналистларга ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).