erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

​​​​​​​Быел Арча Сабантуенда 24 ат чабышты

Томырылып чаба тулпарлар!

Быел Арча Сабантуенда 24 ат чабышты. Эш атлары, 2 яшьлекләр, ярым чиста токымлы, чиста токымлы атлар иде алар. Халык көндезге сәгать 1 тулганда, төп мәйданнан аерылып, ат чабышын карарга килде. Ярышларны Яңасала авыл җирлеге башлыгы, атчы Айрат Сафин алып барды.

Күбесе шәхси хуҗалык атлары. Ярышларда чабышкыларның каян, кайсы авылдан икәнлекләрен дә әйтергә кирәк. Халык аптырап тормасын: бу атчы каян икән, дип. Мәсәлән, Түбән Атыдан Зөлфәт Кадыйров үз атында  “Игенче” агрофирмасы өчен чапты. Зөлфәт Кадыйровларның “Йолдыз” кушаматлы җигүле аты тае белән йөгерде. Аларны күргәч, сөбханалла дия-дия, халык яратып карады! Тае әнисенә сыенып бергәләп элдерттеләр. Бу күңелне кузгатырлык манзараны күреп, кайберәүләрнең күзенә яшьләр килде... И-и, җаным, әни бит ул, күрче, әнисенә ничек сыенып чаба, диештеләр. Кадыйровлар бар да монда иде. Әтиләре Илфат, уллары Илшат, Ришат, Зөлфәт. “Мәктәптә укыганнан бирле атлар асрыйбыз, – дип сөйләде Зөлфәт. – 15 еллап бар. Әти белән яшибез. Атларны күп асрыйбыз. Эш, ит өчен дә, чабышкыларны да. Җигүле атлар ярышында 2нче урын алган өчен 10 мең сум акча бирделәр. Рәхмәт. Ярым чиста токымлылар арасында 5нче урын алдым”.

Җигүле атлар ярышында  Пөшәңгәрдән “Северный” хуҗалыгы өчен чапкан Фаил Мәгъсумов үз атында 1нче урынны алды. Эшче атлар арасындагы ярышта шулай ук Мәгъсумовларның “Зайка” кушаматлы аты (җайдагы Каргалыдан Рифат Галиев) финишка 1нче килде.

Көек авылыннан Вилдан Гарифуллин уллары белән Арча Сабантуена ат ярышына килми калмый. Бу юлы эшче атлар арасында Вилсур Гарифуллин “Ласка” кушаматлы атта, “Яңарыш” агрофирмасы өчен чабып, 3нче нәтиҗәне күрсәтте. Ә Вилнур Гарифуллин “Төрнәле–Пошалым” агрофирмасы өчен чыгыш ясап, шулай ук 3нче булды. Афәрин, егетләр!

Арчада яшәүче Рамил Рәхмәтуллиннан башка нинди ат ярышы инде ул! Ул булмаса, ярышларның бер чите китек булыр иде. “Форвард” кушаматлы ярым чиста токымлы аты белән 1800 метрга ярышты ул һәм 2нче урынны алды! “Азамат Сәләхов” крестьян-фермер хуҗалыгының “Зодиак” кушаматлы аты (җайдагы Александр Александров) тәки беренчелекне бирмәде. Матур ярыш күрсәттеләр. Тулпарлар томырылып чапты. Рәхмәт, исән-сау булсыннар. “Азамат Сәләхов” крестьян-фермер хуҗалыгының “Тамигла” һәм “Брейзен Зип” кушаматлы ике яшьлек һәм чиста токымлы атлары ярышларда шулай ук финишка беренче килделәр.

Иске Иябаштан Илназ Шакирҗановны атлар ярышында хәзер күреп аласың. Ул ат спорты киеме белән әллә каян күренеп тора. Чиста токымлы атлар ярышында “Инстар” кушаматлы малкаенда, “Кырлай” агрофирмасы өчен чабып, 2нче урынны алды. Чиста токымлылар ярышында да катнашып, матур ярыш күрсәтте. Молодец, егет!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярышта Исмәгыйлевлар фамилиясе еш яңгырады: эшче атлар ярышында җайдаклар Айнур Исмәгыйлев, Венер Исмәгыйлев һәм җигүле атлар узышында Данис Исмәгыйлев. Курса-Почмактан Венер Исмәгыйлевтан: “Сез барыгыз да бер гаиләдәнме?” – дип сорыйм. “Юк, – дип җавап бирде Венер. – Икәү катнаштык без: әти (Данис) һәм мин. Әти үзебезнең ат белән җигүле малкайлар ярышында “Кырлай” агрофирмасы өчен чапты. 4нче урынны алды. Мин шулай ук җигүле атта, “Кырлай” хуҗалыгы өчен катнашып, 3нче урынга лаек булдым. Атлар асрыйбыз, чабышкылар да бар”.  

2 яшьлек чабышкы атлар ярышында үз атында Айгөл дә катнашты. Күзләр Айгөлдә генә. Кышкар кызы булып чыкты ул. Өченче нәтиҗә – Айгөл Сафинада. “6 яшьтән атлар белән, – дип сөйләде. – Хәзер миңа 24 яшь. Әнинең сеңлесенең малайлары Рамил белән Рафил мине атны яратырга өйрәтте. Бүген безнең 11 атыбыз бар. Өчесе чабышкы атлар. Бүген чиста токымлы “Доминанта РТ” кушаматлы атта чаптым. Яратам атта чабарга! Хыялым зур ярышларда катнашу!” Айгөл, хыялларың тормышка ашсын!

Мөндештән Ильяс Галәвиевта – 2нче урын (эш атлары),  Кыснадан Рафил Ибраһимовта – 2нче урын (2 яшьлекләр), Кышкардан Рамил Җәләлетдиновта – 3нче урын (чиста токымлылар)...

...Шаулап-гөрләп ат ярышлары үтеп китте. Киләсе ярышларга кадәр!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X