erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Блогер-бакчачыдан помидор үстерү серләре

Блогер бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина помидорларда буш чәчәкләр булмасын, чәчәкләре коелып уңышы әзәймәсен өчен бик яхшы бер тукландыру ысулын киңәш итә ("Шәһри Казан").

 

10 литр җылымса суга 0,5 чәй кашыгыннан күбрәк итеп бор кислотасын (аерым савытта кайнар суда эретеп кушасы), 10 тамчы йод, 1 литр сөт салып болгатасы. Шушы катнашманы сиптергеч белән помидор үсентеләренә, яфраклары, чәчәкләре, сабагы юешләнерлек итеп, сиптереп чыгасы. Болай эшләү беренчедән уңышны арттырса, икенчедән, фитофтор белән авыру куркынычын киметә (профилактика).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бор кислотасы җитмәгәндә, помидорларның яфрагы сыек яшел төстә була, бөтәрләнеп тә тора. Бор кислотасы помидорларның тәмен дә баллата Һичшиксез ясап сибегез, дуслар, иренмәгез. Бу катнашманы өч тапкыр сипсәң әйбәт инде: 1) чәчәккә бөреләнгәндә; 2) күпләп чәчәк атканда; 3) помидорлар пешә башлагач!

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bloger-bakchachydan-pomidor-ster-serlre

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X