erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иң оста тракторчы – Гарипов фермер хуҗалыгында

​​​​​​​16 июньдә “Ташкичү” ширкәте басуында сукачылар ярышы узды.

16 июньдә “Ташкичү” ширкәте басуында сукачылар ярышы узды. Анда хуҗалыкларның иң оста  механизаторлары катнашты.

Тракторчылар үз кишәрлекләрендә урын алуга бәйгегә старт бирелде. Комиссия әгъзалары сөрү тирәнлеген, буразналарны дөрес ташлату һ.б. бәяләп баллар куя бардылар. Аңа кадәр тракторларның, агрегатларның төзеклеге, тиешле документларның булуы бәяләнгән иде.

Районның иң оста сукачысы дип Гарипов крестьян-фермер хуҗалыгыннан  Илнур Гайнетдинов танылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җиңүчеләргә бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Абдуллин тапшырды.

Ярышта катнашучылар берсе дә бүләксез калмады. Республика авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюз комитеты җитәкчесе Фәридә Гарифҗанова, төрле компанияләр вәкилләре  үз бүләкләрен тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X