30 апрель 2021 яңалыклары
-
Кайбыч районында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган
Кайбыч районында кичә юл-транспорт һәлакәте булган. Шуның аркасында 1988 елгы бер кеше үлгән. Фаҗига Ябалак авылында була. Авария кичке 20.50 сәгатьтә килеп чыккан.
-
Суд хезмәткәрләре дә ярыша
Суд системасында эшләүче белгечләрнең хезмәте аерата җаваплы. Алар спорт тормышы белән дә актив яшиләр.
-
Арчалар күренекле якташлары белән очрашты
30 апрель көнне Арча үзәк китапханәсенең Виртуаль концерт залында язучы, журналист, тәрҗемәче, “Авырмас өчен 101 киңәш” газетасы мөхәррир урынбасары, якташыбыз Симетбаш авылы кызы Мөнирә Габдрахман кызы Сафина белән очрашу узды.
-
Игътибар! Намаз вакытлары үзгәрә
Ел саен, май аеннан башлап (Казан өчен 5 майдан 6 майга каршы төндә) һәм август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый.
-
«Аларны кисәкләп җыйдылар»: Казанда авариядә зыян күргән дүрт егет реанимациядә ята
5 апрельдә шәһәр үзәгендә коточкыч юл һәлакәте китереп чыгарып, фаҗига урыныннан качып киткән элекке полицейскийны Казанның Вахитов районы суды сак астына алды.
-
Аграрийлар игътибарына:сыерларга профессиональ «педикюр» кирәк
Тоякларны профессиональ чистарту - эре мөгезле терлекләр сәламәтлеген профилактикалауның бик мөһим элементы.
-
"Үз кулларың белән салган җылы ояң, бердәнбер сыеныр урының күз алдыңда янсын әле...»
Риваль һәм Зөбәйдә Ногмановлар — Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районыннан. Концыбыр (Конченбург) авылында өй салып чыга алар. Мунча керергә әзерләнеп йөргәндә, ут чыгып, ярты сәгать эчендә бернәрсәсез урамда калалар.
-
Хыяллары күпер булган барыр юлында
Рәдиф Исмәгыйлев диюгә стажлы укытучы гына түгел, искиткеч матур тавышлы җырчы, үзенчәлекле тамада да күз алдына килеп баса.
-
Сугыш башланганда аңа 10 яшь була
Шушы көннәрдә Арчада яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Галия Әхмәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
“Куркынычсыз тәгәрмәч – 2021” бәйгесе узды
Арчаның бишенче гимназиясендә “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2021” республика бәйгесенең район этабы булды.
-
Мөфти «Хатлар йорты»ның мөселман открыткалары уңышлы килеп чыккан дип саный
Кичә открыткаларны блогерларга һәм журналистларга күрсәттеләр
-
Соңгы кыңгыраулар быел булырмы?
Россиягә коронавирусның өченче дулкыны якынлаша дигән сүзләр йөри