erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гаиләдә акча проблемасын ничек хәл итәргә?

Мөнәсәбәтләр булдыру ике партнер тарафыннан да зур тырышлык таләп итә. Никах нык булсын өчен зарарлы финанс гадәтләрен билгеләргә һәм бетерергә кирәк ("Шәһри Казан").

 

Ир белән хатынга акча белән бәйле хаталар ничек эшләмәскә һәм килеп туган проблемаларны ничек чишәргә соң?

Бурычларны хәл итегез

Ябарга кирәкле түләүләр турында сөйләшегез. Ярыгызга гаиләнең булачак чыгымнарына йогынты ясый торган хәлләр турында сөйләргә курыкмагыз. Бергәләп чишелешен табыгыз.

Уртак банк счеты булдырыгыз

Гаилә – бер-берең өчен җаваплы булган партнерлык ул. Ике кешенең акчага бербөтен булган карашы гаилә бюджетын яхшырак планлаштырырга ярдәм итә. Бу бигрәк тә озак вакытлы кертемнәргә кагыла.

Бергә яшәү рәвеше турында фикер алышыгыз

Гаилә мөнәсәбәтләре – ул бер-береңә юл кую. Әгәр дә берәү акчага сак карый, икенчесе туздырырга гадәтләнгән икән, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында килешергә кирәк. Яшәү рәвеше теләккә түгел, керем дәрәҗәсенә туры килергә тиеш.

Бюджетны – бергәләп

Ир белән хатынның акчага карата мөнәсәбәте төрле булырга мөмкин. Әгәр алар бер-берсен тыңларга, финанс мәсьәләләрен бергәләп хәл итәргә өйрәнсәләр, акча буенча җитди проблема булмаячак. Бер-береңә ярдәм итү, кирәк вакытта идеяләрне тәнкыйтьләү мөһим. Бергә гаилә бюджетын булдыру кирәк.

Сез – бер команда

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гаиләгә ир генә табыш китерсә, ә хатын балалар белән өйдә утырса, проблемалар туарга мөмкин. Бу очракта хатын-кыз үзен акча эшләмәүдә, бары тик туздыруда гаепләргә мөмкин. Андый чакта хуҗабикәнең гаилә акчаларын ни

дәрәҗәдә экономияләвен истә тоту мөһим. Ир һәм хатын – барлык мәсьәләләрне бергәләп хәл итә торган команда.

Бер-берегезгә ачык булыгыз

Әгәр сайлаган ярыңны алдамасаң, гаиләдә күп проблемаларны булдырмый калырга мөмкин. Өстәмә яшерен счетны рәсмиләштерү, керемнәрнең бер өлешен яшерү хыянәткә керә. Финанс максатлары уртак булырга тиеш. Намуслы, ачык булуны саклау мөһим.

Максат-хыялларны бергә билгеләгез

Кыска вакыт эчендә тормышка ашырырга мөмкин булмаган хыяллар күңел төшенкелегенә китерә ала. Чынга ашмастай өметләр мөнәсәбәтләрне җимерергә мөмкин. Гаилә төзер алдыннан уртак тормышны ничек күзаллавыгыз турында сөйләшегез. Уку, торак алу, бала туу кебек мөһим вакыйгаларны алдан планлаштырыгыз.

Балаларга рөхсәт итмәгез

Аларның барлык теләкләрен дә үтәп бармагыз. Балага кирәк-яраклар, түгәрәкләр һәм уку өчен тотылачак акчаны алдан санап куегыз. Акчаның кадерен белергә өйрәтегез.

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/gaild-akcha-problemasyn-nichek-khl-itrg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X