erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ир-атларга тазарырга ярамый. Чөнки май катламы хатын-кыз җенес гормоннары бүлеп чыгара.

Телефоныңны кесәдә йөртмә, ягъни мәсәлән. Ир-атларга тазарырга ярамый. Чөнки май катламы хатын-кыз җенес гормоннары бүлеп чыгара.

 

Медицина фәннәре докторы Владислав Ившин билгеләп үткәнчә, соңгы елларда ир-атларда да, хатын-кызларда да гормональ үзгәрешләр еш күзәтелә.
– Симерү очраклары бик күп. Элек алар Вицин кебек булса, хәзер күбесе Моргуновка охшап калды. Ир-атларга тазарырга ярамый. Чөнки май катламы хатын-кыз җенес гормоннары бүлеп чыгара. Тора-бара алар ир-ат гормоннарыннан өстен чыга һәм нәселсезлеккә китерә.
Моннан тыш ирләрнең нәсел калдыру сәләтенә технологияләр дә зур йогынты ясый. Шундый тәҗрибә эшләп караганнар. Сперманы алып, икегә бүлгәннәр һәм термостатка салганнар. Берсенең янына кәрәзле телефон куйганнар.
Күпмедер вакыттан соң спермаларның активлыгын тикшергәннәр. Кәрәзле телефон янәшәсендә торганында хәрәкәтләнү бөтенләй беткән. Ә икенчесендә барлык функцияләр дә сакланган. 
Шуннан чыгып, ир-атларга киңәш бирәсем килә: кәрәзле телефоныгызны чалбар кесәсендә йөртмәгез. Телефон бик көчле радиомагнит импульслары бирә. 20 ел элек кәрәзле телефоннар булмады һәм спермаларның сыйфаты да күпкә яхшырак иде, – ди Владислав Ившин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/krzle-telefon-yanshsendge-sperma-btenly-khrktlnmi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X