erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Абрикослы-чикләвекле кайнатма рецепты

Бу кояшлы, матур, искиткеч тәмле, авызга кабуга эреп китә торган кайнатманы ясауда бөтен гаилә катнаша ала.

Балалар юылган, бераз кипшеткән абрикосларны уртага ярып төшләрен алырга бик теләп ризалашачак, ә йорт хуҗасы ул төшләрне ватып чикләвеген җыя ала. Әниләргә банкаларны һәм крышкаларны юып стерилизацияләргә кала.

Кайнатма өчен бераз катырак һәм ваграк абрикос җимешләрен сайлап алырга кирәк. Алар төшләрен алганда һәм кайнатканда да бөтен килеш калачак.

Ә төштән чыккан чикләвекләрне кабып карарга кирәк, алар әче булса, кайнатмага кушмау хәерлерәк. Минем очракта чикләвекләр сусыл һәм тәмле иде.

Шулай итеп 1 кг җимешкә 1 кг шикәр комы салабыз да согы бүленеп чыкканчы «тынычлыкта» калдырабыз. Аннары әкрен утта өстендә 5 минут кайнатырга, өстен җыярга кирәк. Кайнатманы сүндерергә һәм суынганын көтәргә.

Икенче тапкыр кайнатырга җыенганда, кайнатмага төштән алынган чикләвекләрне салырга, саклык белән генә болгатырга да, 2 минут кайнагач сүндерергә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кайнатманы банкаларга тутырып салкын урынга куярга.

Бу кайнатма белән чәй эчүдән бер кунак та баш тартмаячак, ә күчтәнәчкә «кыстырып» барган очракта хуҗалар бик шат булачак.

Чыганак

 http://atnya-rt.ru/news/tmle-bulsyn/abrikosly-chiklvekle-kaynatma-retsepty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X