erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Арыганлыктан ромашка эчегез

Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң?

Бер стакан әстерхан чикләвегенә угычта уылган бер лимон һәм бер стакан бал салып болгатабыз да шуны көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы кабып куябыз.
Виноград та булыша. Ашарга ярты сәгать кала бер уч виноград ашагыз яки шуның согын эчегез.

Бер стакан сөткә бер чәй кашыгы ромашка салып утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң, 10-15 минут сүрән утта тотабыз да, суынгач, сөзеп алабыз. Катнашмага бер аш кашыгы бал салып, йокларга кырык минут кала эчәбез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ике аш кашыгы ваклап туралган нарат ылысына 300 миллилитр су салып, кайнатып чыгарабыз. Сүрән утта 20 минут тотып, сөзеп алабыз һәм өч аш кашыгы бал кушып, ашарга ярты сәгать кала бер аш кашыгы эчәбез.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X