Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүген кичке ашка "Ялкауларча күзикмәк"

    Табада кайнар майда кыздырып алдым. Бик тәмле һәм телеңне йотарлык күзикмәкләр килеп чыкты.


    🍃Камыр өчен :
    ~1 ст.җылымса кефир
    ~1 йомырка
    ~2 аш кашыгы сыек май
    ~тоз
    ~чеметеп кенә чәй содасы
    ~он.
    Йомшак кына камыр ясадым да бераз ял иттердем.

    🍃Эчлек:
    ~бәрәңге
    ~суган
    ~тоз
    ~акмай
    ~сөт
    ~укроп.

    🍂Камырны кечкенә кисәкләргә бүлеп куйдым. Юка гына итеп җәйдем дә яртысына бәрәңге боламыгын салдым. Ярты ягы белән ябып куйдым. Табада кайнар майда кыздырып алдым. Бик тәмле һәм телеңне йотарлык күзикмәкләр килеп чыкты.
    🍂Тиз генә кирәк булганда менә шулай пешерәм. Шәәәп...

    Рецепт авторы Венера Ибрагимова🌹🌷
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: