erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бу көн уразасы үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәпче булачак

Мөселман кешесе өчен иң олуг гыйбадәтләрнең берсе ул – хаҗ гыйбадәте. Хаҗ гамәлен Зөлхиҗҗә аенда үтиләр. Ә бу ай тагын нәрсәсе белән үзенчәлекле, фазыйләтле соң? ("Шәһри Казан")

Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнлеге

Иң хәерле көннәр – шушы айның беренче ун көнлеге, бу көннәрдә кылган игелекләр Аллаһы каршында иң сөеклеләре булып тора. Бу сүзләргә дәлил итеп: «Изге гамәлләрне көннәрнең кайсысында гына кылсалар да, Аллаһ аларны ул көннәрдә (ягъни Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә) кылуны күбрәк ярата», – дип әйткән Пәйгамбәребез (с.г.с.) (Бохари риваяте). Шуңа да бу көннәрдә игелекле, хәерле гамәлләр кылуда тагын да ныграк тырышырга кирәк, чөнки хәдистән күренгәнчә, Аллаһы каршында бу гамәлләр сөеклерәк булып тора. 

Хәзер бит кайберәүләрнең каникул вакытлары, җәйге яллары да шушы көннәргә туры килә. Шушы хәерле көннәр – Коръән укырга зур мөмкинлек, сәдака биреп тә малыбызга бәрәкәт өсти торган зур игелек кыла алабыз. Туганлык җепләрен ныгыту нияте белән якыннарыбызның хәлләрен белеп кайту өчен дә вакыт иркен. Тәсбих (сөбхәнАллаһ), тәхмид (әлхәмдүЛлиләһ), тәкбир (АллаһүӘкбәр) әйтүләрне ешайтырга кирәк, Аллаһны да күп итеп зикер кылырга вакытыбыз бар – әгәр телефонда әзрәк утырсак. 

Бу көннәрнең тагын бер үзенчәлеге шунда: тугызынчы көндә – бу көн Гарәфә көне дип йөртелә – ураза тоту да фазыйләтле гамәл. Пәйгамбәребездән  Гарәфә көнендә ураза тоту турында сорагач, ул: «Бу көн уразасы үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп булып тора», – дип әйткән (Мөслим риваяте).
Гарәфә көне – Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне. Бу көнне хаҗ кылучылар, Гарәфәдә дога кылып, хаҗ гамәленең бер әркәнен үти. Хаҗга бара алмаучыларның да Аллаһының рәхмәтенә ирешү мөмкинлеге бар, аның өчен әлеге көнне ураза тотып гыйбадәттә үткәрү мөһим. Бу көндә Аллаһы ризалыгын алыйм дип, шушы хәдис белән дәлилләнеп гамәл кылсак, Аллаһы Тәгалә безнең үткән елдагы гөнаһларыбызны да, киләчәк елдагы гөнаһларыбызны да гафу итәчәк, иншәАллаһ. Әлбәттә, бу кече гөнаһларга гына кагыла. Ә зур гөнаһларның гафу ителүен теләсәк, тәүбә итәргә һәм башка беркайчан да андый начарлыкны кабатламаска тиешбез. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күрегез, һич авырлыгы юк, бары тик бер көн ураза тотарга гына кирәк. Нәтиҗәдә, күпме гөнаһлар гафу ителә. Мондый форсатны кулдан ычкындырсак, ни кызганыч, бик зур мөмкинлекне югалткан булырбыз.

Бу вакытлыча дөньяга алдаланып, мәңгелеккә килгәндәй бары тик бүгенгебезне генә кайгыртып яшәмик. Ахыйрәт тормышыбызны да онытмыйча, гыйбадәт кылырга омтылыйк, бигрәк тә шушы фазыйләтле көннәрне, гафиллектә булмыйча, Аллаһыга якынайта торган игелекле гамәлләр кылып үткәрергә тырышыйк. 

Раил Фәйзрахманов.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/din/bu-kn-urazasy-tkn-m-kilchk-el-gnalaryny-gafu-itelen-sbpche-bulachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X