erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чектагы һәм этикеткадагы бәя чагышмый

Кулланучыга ярдәмгә

Кибеттән товар сатып алган һәр кеше кайчан да булса нинди дә булса проблема белән очрашмый калмый.

Сыйфатсыз аяк киеме, эшләмәүче көнкүреш техникасы, срогы чыккан азык-төлек, этикеткадагы бәянең чектагы сумма белән чагышмавы һәм башкалар. Газетада “Кулланучыга ярдәмгә” дигән махсус рубрика ачабыз. Кызыксындырган сорауларыгыз булса, мөрәҗәгать итегез. Аларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина җавап биреп барачак.

– Зур сәүдә челтәрләрендә еш кына акция дип товарның бәясен төшереп саталар. Карыйсың, аларның куллану вакыты икенче көнгә чыга. Дөресме бу?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сатучыларга куллану срогы ахырына якынлашып килгән товарларны сатуга чыгару рөхсәт ителә. Әгәр инде ризыкның куллану вакыты чыккан икән, аны сатудан алырга тиешләр.

– Бик еш кына этикеткадагы бәя чектагы сумма белән чагышмый. Бу очракта нишләргә?

– “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы закон нигезендә, кулланучыга сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен сатучы баштан ук товар турында тиешле һәм дөрес мәгълүмат бирергә тиеш. Шундый хәл килеп туган очракта, кибет администраторын чакырып, әлеге аңлашылмаучылык турында җиткерергә киңәш итәм. Мәсьәләне хәл итмәсәләр, безгә дәлилләр белән мөрәҗәгать итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X