Әгәр дә дөге таралып тора торган булсын дисәгез, әлеге ысул буенча пешереп карагыз
Дөгене дә, суны да бер үк стакан белән үлчәгез. Дөгене салкын суда, су чистарганчы юыгыз. Табага 2-3 аш кашыгы май салып, җылытыгыз. Шуңа юылган дөгене салып, 2 минут кыздырыгыз. Аннан өстенә кайнар су салыгыз. Пропорция 1:1 булырга тиеш. Тәменчә тоз өстәп, утны иң акрын режимга куярга. Таба өстенә башта пергамент кәгазе җәяргә, аннан капкач каплап, 15 минут пешерергә. Бу вакыт эчендә су кайнап бетә, дөге пешә. Әмма ябышмаячак.
15 минуттан дөгене чәнечке белән бутап алырга.
Чыганак: Шәһри Казан
Нет комментариев