erid:2VtzquqpS7d
Фрикаделькалы кычыткан ашы пешерү ЫСУЛЫ
Файдалы киңәшләр

Фрикаделькалы кычыткан ашы пешерү ЫСУЛЫ

Гөлнур Мостафинадан кычыткан ашы рецепты

Май  кычытканыннан да файдалырак үсемлек юк, ди табиблар. Шуңа күрә бу айда һич югы 2–3 тапкыр кычыткан ашы пешереп ашарга киңәш итә алар.

Кайнап торган суга бераз кыздырылган фрикаделька, бәрәңге, кишер һәм суган салабыз. Пешеп җиткәндә, туралган кычыткан, 2 йомырка туглап, шулпага болгата-болгата өстибез. 1–2 минут кайнаткач, сүндерәбез.

Туралган яшел суган кыягы салып, табынга бирәбез.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев