erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Гафу итегез, зинһар, тик мин яшәргә теләмим»: депрессия нәрсә белән төгәлләнергә мөмкин? ("Интертат", Ольга Полякова)

Биш ел дәвамында депрессиядән җәфа чиккән 25 яшьлек кыз хәзер күз яшьләренә дә сөенә... Кеше үзенең халәтен еш кына арыганлыкка һәм стресска сылтап калдыра. Эшләгән эшеңнән рәхәте булмау, өметсезлек, озак йоклау чир билгесе була аламы? Яшәү тәмен югалткан кешеләргә ничек ярдәм итәргә?

Депрессия. Бу сүз хәзерге заман өчен ят сүз түгел. Бүгенге көндә рухи сәламәтлек турында сөйләү һәм аның турында кайгыртуның ояты юк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, узган ел Россиядә 8 миллион кешегә депрессия диагнозы куелган. Бу сан чынлыкта күбрәк тә, чөнки күпләр белгечкә мөрәҗәгать итми. Еш кына кеше үзенең халәтен арыганлыкка һәм стресска сылтап калдыра. 

Биш ел дәвамында депрессиядән җәфа чиккән кыз белән «Казанские Ведомости» журналисты аралашкан. Ә психолог Алия Мөхетдинова депрессия билгеләрен танырга өйрәтә.

Нәрсә ул депрессия?

Депрессия –  ул начар кәеф кенә түгел, ә җитди психологик тайпылыш. Депрессия вакытында тотрыклы рәвештә кайгы-хәсрәткә чуму, күңел боеклыгы күзәтелә. Элегрәк ләззәт китергән нәрсәләр мондый чир вакытында рәхәтлек бирми башлый.

Кешеләр еш кына начар кәефне депрессия дип бәяли. Тик сәламәт кешенең кәефе объектив сәбәпләр аркасында начарлана, әйтик, эштәге уңышсызлар, якын кешең белән аңлаша алмау. Күпмедер вакыт узгач, мондый моңсулык чигенә һәм кеше гадәти тормышка әйләнеп кайта.

Ә начар кәеф кешедә дәвамлы булса, депрессия турында сөйләргә җирлек бар. Белгечләр мондый тайпылышның симптомы дип элек ләззәт биргән шөгыльләргә кызыксыну югалуны атый. Моннан тыш нык курку, хафалану, йокы белән проблемалар һәм үлем турында уйлар да депрессия билгеләре.

Марта (исеме үзгәртелде) да табибка шушындый симптомнар белән килгән.  Аның белән сөйләшүемә үкенеп тә куйдым, чөнки мин аны кичерешләрен кабат исенә төшерергә мәҗбүр иттем. Кыз үзенең элеккеге хәле турында сөйләгәндә ачынып елады.

Әмма Марта үзенең күз яшьләренә сөенеп бетә алмый. Үзе әйтүченә, аның өчен елый алуы да яхшы -хәзер тискәре хис-кичерешләр дә бүләк итеп кабул итә. Мартага 25 яшь. Ул нәфис гәүдәле һәм бик матур итеп елмая торган чибәр кыз. Ул кешеләр белән бик җиңел генә танышып китә һәм һәрвакыт күңелле компания табарга сәләтле.

Хәзер Марта Мәскәүдә яши һәм балалар мәктәпләрендә хореограф булып эшли. Бу кешенең эчендә кайчандыр биш ел дәвамында үз-үзе белән чын сугыш булуын аңлавы да кыен.

Марта тарихы: «Әз генә дә яшисем килмәде»

- Депрессия акрын гына башланды. Студент чагында яраткан кешемнең хыянәте аркасында бик каты нервыландым, шуннан башланды да. Паник атакаларга (сәбәпсезгә кинәт чыга торган каты курку өянәге) бирелә башладым, аларга ияреп курку килде, үз-үземә ышанмый башладым. Кайчандыр паник атака китереп чыгарган әйберләрне эшләү куркыныч иде. Әйтик каядыр барганда паник атака булса, шуны кабат эшләве кыен.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аннары тагын да начаррак була башлады. Йокыдан уянганда ук паник атаканың һичшиксез булачагын белеп, борчылып уяна идем. Һәм шулай килеп чыга да — психосоматика шулай эшли. Вакытлар узу белән атакалар «сәгатьле форматка» әйләнде, кайчагында алар ике көн дәвам итә иде. Бу вакытта ашый да, эчә дә алмыйсың. Курку контрольдә тота, син үзеңне бөтенләй белмисең, бөтенләй яшисе килми.

Бу халәттә иң мәкерлесе – өмет булмау. Тормышның җайга салыначагына ышанмыйсың, берни дә үзгәрмәс шикелле. Бер ел эчендә мин үз вакуумымдагы кешегә әйләндем. Кайда гына булсам да,  мин анда түгел кебек, мин кешеләр янында түгел шикелле, мин үз башым эчендә. Имеш, мин зур бүлмәдә утырам һәм үземне курыкмаска үгетлим.

Мин хәтерлим әле – кайбер көннәрне үземне яхшы хис итә идем. Әмма бу хәл айга бер тапкыр гына була иде. Мондый мизгелләрдә мин караватка ята идем дә, күзләремне йомып ятам - рәхәт...

Вакыт узу белән бернәрсә дә кызык түгел кебек тоела башлады. Үземне кая да булса чыгарга, кем белән булса сөйләшергә, кая да булса барырга үгетләми башладым. Һәрвакыт шулай ук яки тагын да начаррак булыр дигән уйлар тамыр җәйде. Яшәү теләге югалды. Һәм минем паник атакалар депрессия дәҗәсенә күтәрелде.

Миңа чын-чынлап яхшы булган бердәнбер вакыт – йоклау иде. Йоклаганда син уйламыйсың, бернәрсә дә сизмисең. Шуңа күрә минем гел йоклыйсы килде һәм мин йокладым –  төнлә, көндез, теләсә кайсы буш вакытта йокларга гына  теләдем. Курку хисләрен басар өчен шундый адымга бардым.

Дәвамын укыгыз https://intertat.tatar/news/gafu-itegez-zinhar-tik-min-yasarga-telamim-depressiya-narsa-belan-togallanerga-momkin-5852986

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X