erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Икътисадчы арзанайды дип, валюта алмаска киңәш итә

Илдә теләсә кайсы вакытта доллар һәм еврога чикләү кертелергә мөмкин ("Ватаным Татарстан").

 

Икътисадчы Игорь Николаев белдергәнчә, арзанаю сәбәпле, валюта сатып алучылар күбәйгән. Шул рәвешле алар аны алга таба отышлы бәядән сатып җибәрмәкче. Ләкин акчаны валютага әйләндерү үкенечкә китерергә мөмкин. Бу хакта Федераль яңалыклар агентлыгы яза.

Николаев, бик кирәк булмаганда, акчаны алыштырмаска киңәш итә. Аның фикеренчә, Россиядә теләсә кайсы вакытта валютага чикләү кертелергә мөмкин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Белгеч сүзләренә караганда, долларны тыю булмас-булуын. Шулай да хәзерге вакытта чынбарлыкка ашардай әйбер кебек карала бу. Гәрчә әле ярты еллап элек кенә тормышка ашмастай хыял гына булып тоелса да.

Николаев әйтүенчә, хәлләр тотрыклыланганчы, акча белән “уйнамаска” кирәк.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, доллар курсы 2020 елның июненнән беренче тапкыр 69 сумнан түбәнәйгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X