erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Җиләк-җимешкә тоз сибеп ашагыз, баллырак итә

Күзегезгә моңарчы да чалынган булгандыр: интернет киңлегендә беренче карашка тузга язмаган кебек күренгән мондый киңәшләр байтак. Әмма аларны кулланып караганнан соң фикерегез үзгәрергә мөмкин. «Чыннан да шулай икән бит!» – дип гаҗәпләнеп куярсыз әле.

Пиццаны юешләтсәң, ул тәмлерәк була
Пицца сусылрак булсын өчен, гадәттә аңа күп итеп эчлек салалар, соус өстиләр. Әмма пиццаның чит-читләре күп вакыт барыбер корырак  була. Бигрәк тә кичтән пешергән, ашап бетермәгән пиццаның. Ташласаң да кызганыч була бит андый чакта... Менә бу киңәшне тотып карагыз әле: микроволновкада җылытыр  алдыннан пицца өстенә су бөркегез яки юешләтелгән кәгазь салфетка ябыгыз. Бигрәк тә кырыйларына игътибар итегез – алар беренче чиратта ката бит. Менә бу гади генә лайфхак пиццаны яңа пешеп чыккан кебек йомшак итәчәк. 

Песиегезне кабатлагыз, ул сезгә көчегезне һәм энергиягезне кире кайтарырга ярдәм итәчәк
Әгәр көчегез китеп, кәефегез төшеп тора икән, мәчегез кебек кояш ваннасы алыгыз. Идәнгә плед җәегез, мендәр салыгыз һәм шунда сузылып ятыгыз. Иң мөһиме –  бүлмәнең кояш төшкән урыны булсын ул. Балконыгыз әйбер белән тулмаган икән, анда да чыгып ята аласыз. Тагын бер вариант: тәрәз төбенә утырып, шунда да кояш нурлары белән рәхәтләнә аласыз. 
Үз өегез белән торасыз икән – иң яхшысы, әлбәттә, урамда ял итү. Кояш бик кыздырган чак булса, 20 минуттан озак ятмаска тырышыгыз – кызу сукмасын.

Әгәр ниндидер бер сүзне онытсагыз, кычкырып алфавитны кабатлагыз
Галимнәр тикшеренүе буенча, онытылган сүзне искә төшерү өчен алфавитны кычкырып кабатлау да җитә. Күп вакытта, теге онытылган сүз башланган хәрефкә җитүгә, сүз тулысынча кылт итеп искә төшә.

Тоз җиләк-җимешне баллырак итә, ә каһвәнең ачылыгын ала
Бөтенләй дөреслеккә ошамаса да, бу чынлап та шулай: тоз сибеп ашасаң, җиләк-җимеш тагын да баллырак булачак. Әфлисун-мандариннарга да кагыла бу, алма белән грушага да. 
Ә яңа пешергән каһвәгә бер чеметем генә тоз кушсаң, аның әчелеген сизмәячәксең.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әгәр кулдан сарымсак исе килә икән, шулай ук тоз булышыр
Берәрсе: «Кайсыгызыдан сарымсак исе килә?» – дип сораганда, күзләрегезне яшермәс өчен, бу киңәше истә калдырырга тырышыгыз. Каядыр барырга җыенганда өйдән чыгар алдыннан сарымсак кулланып нәрсәдер эшләгәнсез икән, кулыгызга бераз тоз алып уыгыз. Учыгызга аш содасы алып  усагыз да, кулыгыздан сарымсак исе килмәс. 

Ялкаулыкны салкын душ юып кына ала 
Әгәр бик арыгансыз, өйдә нидер эшләү түгел, урыннан торырга да иренеп ятасыз икән, контраст душ алыгыз. Элеккеге халәткә кайту – үзеңдә энергия тою өчен иң яхшы ысул бу. Мондый очракта каһвә дә булышмаска мөмкин. Иң яхшысы психологлар киңәшенә колак салу – стрессны су белән «юып» төшерү. Йокысызлыктан интеккәндә дә бу ысул булышырга мөмкин. 

Яңа носкилар кию энергия бирә ала
Бу киңәш тә шактый сәер яңгырый: әмма әлеге ысул, чыннан да, арыган чакта сезгә көч кертеп җибәрә ала. Әгәр сезгә көн дәвамында шактый озак җәяү йөрергә туры килсә, авыррак көн көтелсә, бу лайфхакның нәтиҗәсе тагын да зуррак булачак. Эштән соң яраткан кешесе белән очрашуга яки дуслары белән күрешергә җыенган кызлар да аны икеләнмичә куллана ала. Мондый очраклар өчен сумкаңда гел бер пар яңа носкилар йөртергә кирәк. Яңа носки киюгә аякларда ниндидер бер җиңеллек барлыкка килә – сез, арымыйча, кич буе да йөри алачаксыз. 

Чыганак: https://syuyumbike.ru/news/belms-bel/tuzga-iazmagan-kinaslar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X