erid:2VtzquqpS7d
Карабодай кәтлите рецепты
Файдалы киңәшләр

Карабодай кәтлите рецепты

Ярмалардан, боткадан тыш, кәтлит тә ясап була. Карабодай кәтлите ясарга керешәбез.

Кәтлит өчен карабодай ярмасы, 2 йомырка, атланмай, тоз, борыч кирәк.

Карабодайны суда пешерергә (алдагы көннән калган ботканы да шул рәвешле яңартырга мөмкин), атланмай, тәмләткечләр салырга. Аннары 2 йомырка салып, блендер белән бертөрле масса ясарга. Табада үсемлек маенда суган, кишер кыздырырга, карабодай массасына салып болгатырга.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Кәтлитләр ясарга, 2 ягын да онда әвәләргә һәм үсемлек маенда 2 ягын да кыздырырга.

Чыганак:Интертат


Нет комментариев