erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кәбестә үстерү буенча 8 КИҢӘШ

Кәбестәне күпләр үстерә алмый. Ник дигәндә, яфракларына көя төшеп, эшне харап итә. Шулай да аны ничек үстерергә соң? Бу хакта Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче тәҗрибәле бакчачы Олег Волковтан сораштык.

  • Кәбестәгә берничә шарт та җитә. Кояш нурлары һәм ашланган туфрак. Кояш көнозын төшәргә тиеш. Күләгәдә яфрак күп була, әмма баш булмый.
  • Аны майның беренче яртысында утыртасың.
  • Кәбестәнең корткычлары да күп. Мәсәлән, әвернә чәчәклеләр борчасы (крестоцветные блошки), кәбестә гөбләсе (тля), төнге күбәләк ? (озимая совка), кәбестә күбәләге (капустная белянка). Кеше агу сипмәскә тырыша, әмма аннан башка кәбестәне үстереп булмый. Колорадо коңгызы агуы кортларны үтерми, күпләр шуның белән ялгыша. Көл исә тукландыргыч матдә буларак кына бара. Кортларга каршы жәй эчендә, ким дигәндә, 3-4 тапкыр агу сибәргә туры килә.
  • Инсектицид кирәк. Мәсәлән, «Семпай». Йомшартыр алдыннан, жәйнең икенче яртысында бигрәк тә әйбәт. Яфракка сибәргә түгел, жиргә кертергә.
  • Кәбестә арасы 50-60 сантиметр булырга тиеш. Артык ярый, ким юк.
  • Август аенда суны көн саен сибегез.
  • Сортларга килгәндә, кәбестә өлгерешлелек буенча биш төрле. Иртә, уртача иртә, урта, уртача соң һәм соң өлгерешле. “Амагер” сорты тозларга ярамый. “Слава», «Подарок” сортлары тозларга яхшы, “Колобок” сортының күчәне зур булмый. Сортлар турында орлык кабында языла, орлык алганда, рәсемгә игътибар итмәгез, язылганны укыгыз.
  • Кәбестә салкынга чыдам. Ул 5-6 градуска кадәр суыкка чыдарга мөмкин.

Чыганак https://vatantat.ru/2022/04/79773/

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X