erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Күпләп кабак үстерүче Гөлшат һәм Ренат Шәйдуллиннар: Кабак ашаган малның ите дә, сөте дә тәмле була

Аларның йортларын без әллә кайдан күреп алдык. Каралты-куралары янәшәсендә тау кадәр өелгән кабак үзенә җәлеп итте. Урамның икенче ягыннан ишекләрен шакыдык. Хуҗабикә бик ягымлы булып чыкты. Казаннан ук килгәнебезне белгәч, чәйгә дәште. Каршы килмәдек, тау кадәр кабак турында белешәсе иттек. (Ватаным Татарстан)

Спас районының Иске Рәҗәп авылында яшәүче Гөлшат һәм Ренат Шәйдуллиннар бакчасында үскән кабакларның исәбе юк.

– Элек чөгендер үстерсәк, хәзер кабак утыртабыз, – ди Гөлшат апа. –  Авылда мал тотмыйча яшәп булмый. Сыерларыбыз да, үгезләребез дә, бозауларыбыз да күп. Әнә шуларны ашатыр өчен кабак үстерә башладык. Аны үстерү үземә дә кызык: елдан-ел төрле сортларын утыртам. Әле менә киләсе ел өчен озынча кабак орлыгы әзерләп куйдым. Ул бик тә тәмле, сусыл булачак. Кабак ашаган малның ите дә, сөте дә тәмле була. Терлекләр дә яратып ашый.

Иске Рәҗәп авылында мал тотучылар шактый икән. Гөлшат апа сүзләренә караганда, халык хөкүмәткә сөт тапшырып көн күрә. Биредә сөтнең литрын 23 сумнан җыялар.

– Маллар янына күп итеп үрдәк, каз, чебиләр дә алабыз. Кош-кортларны үзебез өчен үстерәм. Балаларым кайтып булыша, без исә күчтәнәчен бирәбез. Аларның итне дә, яшелчәләрне дә кибеттән сатып алганнары юк. Бергәләп эшлибез, бергәләп ашыйбыз, – ди Гөлшат апа.

Хуҗабикә кабак кына түгел, башка яшелчәләр үстерергә дә хирыс икән. Быел бакчасында помидор, кыяр, борыч, баклажан, бәрәңге уңган. Гөлшат апа җиләк, гөмбә җыярга да бик оста. Әле менә шушы көннәрдә күп итеп гөмбә алып кайтып, кышка әзерләп куйган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Табигатьтә йөрергә яратам. Болын-кырларда йөргәндә бар борчулар юкка чыккандай була. Хәер, борчу дигәннән, әллә ни хәсрәтем дә юк инде. Бертуган абыемның юкка чыгуы гына йөрәкне телеп тора. Ә болай… бар да тәртиптә. Балаларым әти-әни дип кайтып йөриләр, ирем бер дигән кеше булды. Авырлыкта яшәтмәде, – ди ул.

Гөлшат апа безгә ирен мактап кына торды. Андый ир бүтән юк, ди.

– Ренатның эшләмәгән эше юк. Куллары алтын. Өйдә тик утыра белми. Гел нәрсәдер ясый. Агач эшен ярата. Өйне дә бертуганы белән бергә икәү салдылар, – ди Гөлшат апа. – Ирем яхшы булгач, күңелем тыныч. Әле кышка кермәгән, инде яз җиткәнен көтеп торам. Бакчамда эшләп, рәхәтләнеп ял итәм бит мин. Әле бит авылдагы әбиләрне дә карыйм. Социаль хезмәткәр булып эшлим. Алар янында йөргәч, тормышның кадерен тагын да аңлыйм. Өлкәннәргә карап, яшәр өчен көч алам. Аларга яхшылык эшләргә тырышам. Кеше рәхмәтләре белән рәхәт яшим дә инде мин.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

https://vatantat.ru/2021/10/65592/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X