Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Файдалы киңәшләр

“Мәетне югач, суын кая агызырга?": үлем белән бәйле сорауларга җаваплар

“Мәетне югач, суын кая агызырга?". Газета укучыларыбыздан килгән үлем белән бәйле, җеназа мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин җавап бирә ( "Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).

 

– “Якыны вафат булгач, кеше югалып кала. Андый вакытта нишләргә кирәк? Аңлатып язмассызмы икән”, – дип яза бер укучыбыз.
– Адәм баласы ялгышлардан азат түгел. Шуңа да әҗәле якынайган кешегә якыннары шәһәдәт кәлимәсен әйттерергә тырышсын. Басым ясамыйча, йомшак кына итеп аның колагына: “Лә иләһә иллә Аллаһ дип әйт”, – дип пышылдагыз. Аллаһ илчесе: “Кемнең дөньяда соңгы сүзләре “Лә иләһә иллә Аллаһ” булса – җәннәткә керер”, – ди. Шулай ук кайсыбер галимнәребез үлем хәлендә ятучыга “Йәсин” сүрәсе укырга кирәк, ул аңа үлемне җиңел кичерергә ярдәм итәчәк, ди.
Вафат булган кешенең күзләре һәм авызы ачык калса, аларны йомдыралар. Бинт белән бәйләсәң дә була. Мәет өстенә җәймә җәеп каплап куйсаң яхшы. Аякларын кыйблага таба сузып, башын мендәр белән күтәртеп куялар. Эченә зуррак кайчы кебек берәр тимер предмет куела. Бу мәетнең эче кабармасын өчен эшләнә. Кайберәүләр: “Мәет ята торган бүлмәдә көзгеләрне капларга кирәк”, – дигән юк-бар сүз тарата. Янәсе “мәетнең җаны шул көзге аша икенче бер галәмгә күчеп югалырга мөмкин”. Белегез, җәмәгать: ул – уйдырма сүзләр! Динебез моны катгый рәвештә кире кага.

Кеше вафат булгач, аның бөтен мал-мөлкәте варисларына күчә. Ләкин алар ул мөлкәткә ия булганчы, аңардан беренче чиратта мәетнең бурычлары, аннары кәфенлек, җирләү, озату чыгымнары чыгарыла. Варис хисабыннан түгел, ә мәет хисабыннан. Шуңа күрә әбиләребезнең үлемтеккә дип җыйган акчасы динебездән килгән йола булып санала. Игелекле бала әлбәттә әти-әнисенең үлемтеккә әзерләнгән акчасы кайда икән дип эзләнми, чыгымнарны үз өстенә ала.

Ә инде адымлап кайдан башларга дигәндә, иң беренче чиратта дәүләт вәкилләре, медицина һәм полиция хезмәткәрләреннән тиешле белешмәләрне барларга кирәк. Икенчедән, мөмкин булганча ярдыруга җибәрмәскә иде. Инде мәҗбүрилиләр икән (кызганыч, бу үлем сәбәбе криминаль вакыйга белән бәйле булмавын исбатлау өчен махсус кануннар таләбе), ул вакытта ярдыру процедурасын көтәргә. Аннары инде, әгәр кеше шәһәрдә вафат булса, шул шәһәрдә мәет озату үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бүген, Аллаһка шөкер, Казанда, Алабугада, Түбән Камада һәм башка шәһәрләрдә андый үзәкләр булдырылды. Заманча технологияләр белән төзелгән, мәетне мөселманча юу тәртибен белә торган белгечләр эшләгән үзәкләр бар. Алар мәетне кабул итеп, юып, кәфенләп, җеназа намазын укып, автобус белән алып барып җирләргә, шуннан соң тиешле догаларын укып ярдәм итәргә әзер булып торалар. Мин бу үзәкләрнең булуын болай да кайгыга баткан мөселман кардәшләребезгә бик зур файда, ярдәм һәм җиңеллек дип күрәм.

Мәет авылда вафат булса, андый чакта авылның имамына хәбәр итәләр. Ул инде мәетне юучылар белән сөйләшеп, җеназа намазын укырга, җирләргә әзерләнеп көтеп тора.

Әйтеп узарга кирәк, мәетнең туганнарының аптырашта калуыннан файдаланып: “Очсызга юам, мине чакырыгыз”, – дип әйтүчеләр бар. Бервакытны хәтта бер шәһәрдәге моргта эшләүче православ диненнән булган бер хатын мәетнең туганнарына вафат булган ир-атны юып бирәм дип бәйләнгән. Ә бу динебездә катгый тыелган: ирләрне мөселман ирләре юа, хатын-кызларны – мөселман хатын-кызлары. Шәхсән, үзем якыннарымны булдыра алсам үзем, булдыра алмасам, эшен йоласына туры китереп башкара торган мөселман белгечкә тапшырыр идем. Вафат булган туганыңны, якын кешеңне соңгы юлга динебезгә туры китереп озату – безнең мәеткә ихтирамыбыз да, аның алдында бурычыбыз да.

Тагын бер бик тә мөһим әйберне әйтәсем килә, үлем бөтенебез өчен зур гыйбрәт булырга тиеш! Иртәме-соңмы, әҗәл килеп җитәчәк. Барыбызга да Аллаһ Тәгалә каршына басырга туры киләчәк. Бу вакытлы дөнья өчен күпме тырышабыз, ә мәңгелек ахирәт өчен әзерлек турында онытып җибәрәбез. Менә шул хакта уйлансак иде!

Реклама

– “Мәетне югач, суын кая агызырга? Элек әбиләребез мәет юган суны аяк асты булмаган, нәҗес тимәгән җиргә ташларга, диләр иде. Аннан шул суны түккән вакытта нинди дога әйтеп агызырга кирәк?” дип тә кызыксыналар.
– Мәет суын теләсә кая агызмау ул медицина гигиенасы белән бәйле. Һәркемгә мәгълүм: “мәет агуы” бик куркыныч нәрсә. Исән кешеләргә зыян салмасын өчен, мәет юучылар аны дөрес итеп утильләштерергә тиеш. Билгеле, элек канализация, су агызу каналлары булмаган, шуңа махсус урыннарга гына түккәннәр. Бүген исә кулланылган пычрак суны агызып җибәрергә бөтен шартлар бар. Мәет суын түккәндә әйтелә торган махсус дога юк.

– Хәзрәт, мәет ашларында, Коръән укытканда дога кылган вакытта, халык имам артыннан гел “амин” дип әйтеп тора. Соңыннан гына әйтсәң булмыймы?
– “Амин” сүзе “Йа Раббым, бу доганы кабул кыл” дигән мәгънәгә ия. Шуңа күрә берәр кешенең догасына кушылып торганда яки тагын да хәерлесе – үзегез дога кылганда, һәр тәмамланган җөмләдән соң “амин” дип әйтсәгез була. Шулай ук дога кылып бетергәч, ахырында бер тапкыр гына “амин” дип әйтү дә җитә. Аларның барысы да кабул ителә. Безнең халык дога кылу мәсьәләсен нигәдер катлаулы итеп күрә. Ә бит чынлыкта дога кылу өчен күңелеңне Аллаһка юнәлтеп, үзең белгән телдә ихластан сорасаң да җитә. Аллаһ барлык телләрне аңлый һәм Үзе Коръәндә: “Миңа дога кылыгыз – Мин сезгә җавап бирермен”, – дип әйтә. Шуңа күрә дога кылырга иренмәгез, оялмагыз.

– Сүз Коръән ашлары турында баргач, үземне кызыксындырган сорауны да бирим әле. Мәҗлестә тоз кабып чыгу гадәте каян килеп чыккан?
– Чыннан да безнең якларда чакырылган хәзрәт алдына тоз куялар һәм вәгазь, Коръән, догалар укылып кылынгач, беренче иттереп тоз кабып куялар. Чынлыкта бу динебезгә кагылышы булмаган бер күренеш кенә. Кызыгы шунда ки: әлеге гадәт ике гасыр элек тә булган. Шиһабедтин Мәрҗани хәзрәтләре бу хакта “әл-Бәркул-вәмид” китабында тәфсилләп: “Казанга килгәч, тоз кабып кую турында сорадылар. Кайсыбер китапларда “тоз капсагыз яхшы” дип язылса да, ни Пәйгамбәребездән, ни аның укучылары сәхәбәләрдән “тозны кабып кую” хакында шиксез, ышанычлы хәбәрләр юктыр. Шуңа күрә тоз кабарга кушмыйбыз да, капканнарны тыймыйбыз да. Дин шулай куша дип түгел, ә тәм өчен үзем кабып куям”, – дип яза. Димәк, моны һәркем үзе хәл итә.

– Ни өчен танылган кешеләр белән хушлашырга килгән халыкка юылган мәетнең йөзен күрсәтәләр? Әллә диндә бу тыелмаганмы?
– Асылда мәетне югач та кәфенгә төрәләр. Аның йөзе, куллары, тәне тукыма белән каплана. Якын туганнары мәетне соңгы тапкыр күрергә теләсә, аны юганчы карасалар яхшы. Ләкин Пәйгамбәребез (с.г.с.) һәм аның сәхәбәләре мәетне озатканда кайбер очракларда аларның йөзләрен ачкан. Хәтта Әбүбәкер Әс-Сиддык исемле сәхәбә Пәйгамбәребез (с.г.с.) вафат булгач, аның йөзен ачып үбеп ала. Шуңа күрә мәетнең йөзен ачарга ярамый дип әйтеп булмый. Шулай ук аны киң таралган гадәткә дә әйләндерергә ярамый. Барыбызга да мәгълүм: кеше вафат булгач, аның гәүдәсе бик тиз бозыла башлый. Шул сәбәпле динебездә җеназаларны ашыктыру, мәетне тизрәк кабергә иңдерү хуплана. Аллаһ илчесе: “Җеназаларыгызны ашыктырыгыз. Әгәр мәетегез яхшы кеше булган булса – ашыгыгуыз белән аны хәерле урынга, нигъмәткә якынайтасыз. Ә инде бозык булган булса, ашыгыгуыз белән зиратка алып барган начар мәетне өстегездән тизрәк төшерерсез”, – дип әйтә.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/din/metne-yugach-suyn-kaya-agyzyrga-lem-beln-byle-soraularga-avaplar

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре