erid:2VtzquqpS7d
Миләш тәлгәшләреннән компот
Файдалы киңәшләр

Миләш тәлгәшләреннән компот

Миләш тәлгәшеннән компот ясап карагыз! Бик тәмле!

Сезнең миләш тәлгәшләреннән компот ясаганыгыз бармы? Булмаса ясап карагыз. Миләш тәлгәшен яфрагы, ботагы, миләшләре белән өч литрлы банкага саласың, өчтән бер өлешен тутырасың. Өстенә кайнар су коясың. 10 минуттан банкадагы суны киредән кәструлгә бушатып, бер стакан шикәр комы салып, су кайнап чыккач, яңадан банкага саласың. Аннан банкыны калай капкач белән әйбәтләп каплап борып куясың.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев