erid:2VtzquqpS7d
Миләүшәдән файдалы салат рецепты
Файдалы киңәшләр

Миләүшәдән файдалы салат рецепты

Эрбет чикләвеген бераз кыздырсагыз бик тәмле булачак.

Салат өчен: төрле яшеллек (руккола, базилик, салат), черри помидоры, авокадо, финики (мабрум, аджба), эрбет чикләвеге.

Зур тәлинкәгә яшеллек салырга, аннары вак помидорларны икегә яки дүрткә бүлеп салырга, авокадоны теләмләп турарга һәм тәлинкәгә тезәргә, хөрмә җимешен (финик) озынча итеп турап салырга.

Соус өчен: 2 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 бал кашыгы бал, 0,5 бал кашыгы горчица, 1 бал кашыгы лимон согы.

Әзер салатның өстенә соус салырга һәм киптерелгән эрбет чикләвеге сибәргә.

 https://intertat.tatar/news/cooking/13-02-2022/danir-sabirovny-hatyny-mil-sh-d-n-faydaly-salat-retsepty-5848288


Нет комментариев