erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ерактан начар күрә башлаган: миопияне ничек булдырмый калырга? ("Интертат" )

Күрә карау – миопия чире элегрәк мәктәп укучыларында еш күзәтелә иде. Соңгы елларда хәтта балалар бакчаларына йөри торган сабыйлар арасында да ерактан начар күрүчеләр күбәйгән.

Республика клиник офтальмология хастаханәсенең табиб-офтальмологы Ленара Хәнифуллина «Казанские ведомости» хәбәрчесенә бу чир һәм аның ни сәбәпле килеп чыгуы турында сөйләде.

- Ленара Хәбировна, бүгенге көндә ерактан начар күрү авыруы белән бәйле мәсьәлә ни дәрәҗәдә кискен тора?

- Белгечләр күрә карауны миопик авыру дип атый. Бу авыру күптән билгеле. Күрә карау булганда күзләр якынга гына фокуслаша һәм ерактан күрү өчен эшләргә «теләми». Бу авыруның нилектән барлыкка килүе турында бердәм теория юк. Шулай да йогынты факторларын тасвирлый торган теорияләр күп.

Миопия авыруының беренче һәм төп сәбәбе – якыннан күп карау. Монда барысы да гади: без еракка караганда күзләр киеренке халәттән чыга, якыннан караганда киеренке халәттә. Ерактан начар күрү күз алмасының сузылуы белән бәйле. Ә балада ул үскән саен озыная, шул рәвешле чир дә көчәя, үсмер чакта бигрәк тә.

Элегрәк бу чир яшүсмерләр, мәктәп укучылары һәм студентлар арасында еш күзәтелә иде, 13-14 яшьтән соң ачыкланды. Шул ук вакытта аларда ешрак түбән дәрәҗәдәге - минус бердән өчкә кадәрле миопия була иде. Хәзер тулаем «миопизация» күренеше бара.  Авыру өлкәннәр арасында да ешрак очрый башлады. Көннән-көн күбрәк ябык бүлмәләрдә торабыз, күп вакыт гаджетлар тотып утырабыз, ә кайвакыт бөтен эш көнен компьютер артында уздырабыз. Күзләр якын эшкә җайлаша.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер 4-5 яшьлек балаларның да ерактан начар күрүе ачыклана башлады. Башлангыч сыйныфлар укучыларында, балалар бакчаларын тәмамлаучыларда ешрак очрый.

Сүз уңаеннан, 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр күзләр үсешенең иң актив фазасында. Бу вакытта авыру барлыкка килү куркынычы бар. Аның үсеше тиз бара, кайбер балаларда инде мәктәпне бетергәндә югары дәрәҗәдәге - минус 6 диоптриядән югары миопия күзәтелә.

-  Моның нинди куркынычы бар?

Бу хакта тулырак Интертаттан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X