erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Организмыгызга магний җитәме?

Әлеге тестны узып карарга тәкъдим итәбез

Кулларыгыз һәрчак корымы?

— кулларым һәрчак дымлы була (2 балл)

— әйе (0)

— кайчан ничек инде (1)

Аз калорияле диеталарда утырсызмы?

— әйе, даими рәвештә (2)

— булгалый (1)

— беркайчан утырганым юк (0)

Кузаклы үсемлекләрне (ногыт борчагы, борчак, ясмык) айга бер тапкырдан да азрак ашыйсызмы?

— төрлечә була (1)

— әйе (2)

— юк, кузаклыларны һәрдаим ашыйм (0)

Шпинат, яшел ногыт борчагы кебек яшелчәләрне хәтта җәй көне дә атнасына 3 тапкырдан азрак ашыйсызмы?

— әйе (2)

— юк (0)

— кайчан ничек туры килә (1)

Кыздырыр алдыннан бәрәңгене суда озак тотасызмы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

— әйе, берничә сәгать суда тотканнан соң гына кыздырам (0)

— чистартуга ук кыздырам (2)

— төрлечә була (1)

Төнлә белән аягыгызны көзән җыерганы бармы?

— юк (0)

— бик еш (2)

— кайчак булгалый (1)

Ризык сайлаганда составында минераль матдәләр булу-булмауга игътибар итәсезме?

— һичшиксез (0)

— составын карарга оныткан чаклар да була (1)

— беркайчан игътибар иткәнем юк (2)

Нәтиҗә

010 балл. Организмыгызда магний җитәрлек. Дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруыгыз нәтиҗәсе бу!

1015 балл. Магний запасы акрынлап кими бара! Соңгы арада стрессларга тизрәк бирешә башлавыгызны үзегез дә сизгәнсездер. Шуңа күрә тынычлык сакларга тырышыгыз, организмга физик яктан авырлык китерүдән дә сакланыгыз. Магнийга бай кешью, миндаль, фундук, кыздырылган көнбагыш, карабодай ашарга һәм минераль су эчәргә киңәш ителә.

15–24 балл. Организмыгызга магний җитми, вакытында чарасын күрмәсәгез, бу ашказаны, йөрәк эшчәнлегенә зыян салачак. Көзән җыеру да күзәтелергә мөмкин. Мондый очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез!

Фото: nsp-sun.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X