Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Помидор чәчү серләре

    Март ае якынлаша, димәк, помидор чәчү вакыты да җитә.

    Бу эшнең кыенлыгы юк, ул тиз тишелә, ләкин аны өй шартларында кыска буйлы, юан сабаклы итеп үстерүе генә катлаулырак.

    Беренче киңәш: кабына карагыз!
    Һәр сортның үз өлгерү вакыты. Гадәттә, бу мәгълүмат орлыкның кабына язылган була. Шуннан чыгып, кайчан чәчәргә кирәген исәпләве кыен түгел. Моңа орлыкларның тишелеп чыгу өчен ничә көн кирәген дә кушыгыз.

    Иртә өлгерешле сортларны туфракка 60–65 көнлек булганда утырталар. Июньнең уннарына кадәр безнең җирлектә әле кыраулар төшү куркынычы бар. Әгәр дә каплап үстерергә мөмкинлегегез булмаса, иртә өлгерешле сортларны март ахыры–апрель башында гына утыртырга кирәк.
    Теплицагыз булса, анда помидорларны май башында ук утыртырга була. Димәк, орлыкларны да мартның беренче атнасыннан калмый чәчәләр.

    Икенче киңәш: ай календарена күз салыгыз.
    Кемдер моңа ышана, кемдер юк, ләкин тәҗрибәле бакчачылар ай календаре белән эш итәргә тырыша. Ай календаре безнең газетада басылган иде, шуны эзләп табыгыз.

    Өченче киңәш: туфракны дөрес әзерләгез.
    Кибеттә әзер туфраклар да сатыла, ләкин тәҗрибәле бакчачылар, үзең әзерләгәне күпкә яхшырак, ди. Аның составында үсемлекләр җәй буе үсәчәк җирнең туфрагы булса, стрессны азрак кичерәләр, тамырлары тизрәк ныгый икән. Билгеле, туфрак әзерләүгә көздән үк керешергә кирәк иде. Үсемлекләр өчен кулай туфрак:
    1 өлеш кәсле туфрак;
    1 өлеш бакча туфрагы;
    4 өлеш торф;
    0,25 өлеш черемә алына.
    Тагын бер состав:
    3 өлеш торф;
    0,5 өлеш черемә;
    1 өлеш бакча туфрагы;
    1 өлеш пычкы чүбе (аны берничә көн чылатырга, аннары кайнар су белән пешекләргә кирәк).
    Чир чыгаручы гөмбәләрне юк итү өчен, орлыкларны чәчкәнче әзер туфракка куе кызыл төстәге марганцовка яки «Фитоспорин» эремәсе сибелә.

    Реклама

    Дүртенче киңәш: орлыкларны уятыгыз.
    Чәчәр алдыннан орлыкларны төрле эремәләрдә тотып, чирләрдән арындыралар, уятып җибәрәләр. Моның өчен «Эпин», «Циркон», водород перекисе, сыек алсу төстәге марганцовка эремәсе кулланыла. Өйдә үсеп утырган гап-гади алоэ согын да куллана аласыз. Берәр сәгатьләр чылатсагыз, җитәр. «Эпин» һәм «Циркон»ны кулланганда, инструкцияне укыгыз.

    Бишенче киңәш: тамырларны кайгыртыгыз.
    Хәзер инде нинди савытларга чәчәргә, дигән сорау туа. Помидор күчереп утыртканны бик ярата. Болай эшләгәндә, аның тамыры көчлерәк булып үсә. Шуңа күрә башта кечерәк савытларга чәчеп, ике чын яфрагы чыкканнан соң аерым савытларга күчереп утырту отышлырак санала.
    Орлыкларны тирән булмаган буразналарга, бер-берсенең арасын 1–2 см калдырып чәчелә. Рәт арасы 3 см калсын.

    Тишелеп чыкканнан соң, үсентеләрне якты, ләкин салкынча урынга куярга кирәк. Җылыда алар бик тиз буйга сикерә. Яктылык җитәрлек булмаса да, үсентеләр озын һәм зәгыйфь була.

    Һәр үсемлек өчен иң мөһиме – тамыр системасының нык булуы. Чөнки аларны тамырлары туендыра. Ә тамырлар нык булып үссен өчен, бәләкәй вакытта үсентеләр ярлы туфракта үсәргә тиеш.

    Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/pomidor-chch-serlre

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: