erid:2VtzquqpS7d
Пычкы чүбендә кыярлар тизрәк үсә
Файдалы киңәшләр

Пычкы чүбендә кыярлар тизрәк үсә

Казанда яшәүче Фәридә Гаффаровадан кыяр үстерү буенча киңәшләр

Кыяр орлыкларын, тизрәк үссеннәр өчен, туфракка түгел, ә пычкы чүбенә (опилки) утыртам.
 
Чәчәр алдыннан, пычкы чүбен кайнар су белән ике тапкыр пешекләп алам. Андагы бактерияләр, гөмбәчекләр һәм зарарлы микроорганизмнарны юкка чыгару өчен кирәк бу. Савытка 4 сантиметр калынлыкта тутырам һәм, бүртсен өчен, өстенә җылы су агызам. Аерым савытка бераз гына пычкы чүбе, су салам.

 Монысы орлыкларны күмү өчен кирәк. Шуннан теге савытка орлыкларны чәчеп, агач чүбе белән күмәм. Тишелеп чыкканчы, полиэтилен белән каплап тотам. Су сибеп торам. Кыярны, өч яфраклы булуга, туфракка күчереп утыртам. 

Чыганак: 1001 киңәш


Нет комментариев