erid:2VtzquqpS7d
Файдалы киңәшләр

Рөстәм Хәйруллин ни өчен мөселманнарга йолдызнамәләр укырга ярамавын аңлатты

Мөселманнарга йолызнамәләр укырга ярамый, хәтта кеше анда язылганнарга ышанмаса да. Бу хакта «Татар-информ» га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.

"Әйтик, без берәр журналны алдык, ачтык, һәм анда йолдызнамә бар. Кызыксыну өчен генә укыдык, моңа ышанмадык, бу очракта намаз 40 Көн кабул ителмәскә мөмкин. Шуңа күрә без моңардан ерак булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә безне моннан сакласын", - диде хәзрәт.

Рөстәм Хәйруллин белән әңгәмәнең тулы текстын моннан укыгыз.


Нет комментариев