Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Шашлык ясаганда куллану өчен 4 файдалы киңәш

    Ялларыгыз күңелле үтсен!

    Сыйфатлы һәм яшь итне маринадламаска мөмкин. Кыздыру алдыннан аны тозлау һәм борычлау җитә. Әгәр итне тәмләтеп җибәрергә теләсәгез, әлбәттә маринадның төрлесен кулланырга була. Тавыкны ярты сәгать кенә маринадларга мөмкин, ә сыер һәм сарык итен – 1-2 сәгать маринадлау кирәк.

    Карт хайванның итен озаграк маринадларга кирәк. Мндый ысул җепселләрне йомшарта һәм шашлыкны сусыл итә. Мондый тавык итен иң азы 2 сәгать, сыер һәм сарык итен 6 сәгать маринадта тоту зарур.

    Реклама

    Яшь хайван итен дә тәүлек буе, хәтта ике тәүлек тә маринадларга мөмкин. Маринадлар составында булган продуктлар, аерым алганда, суган, бактерияләргә каршы тору үзлегенә ия. Димәк, ит озаграк сакланачак.

    Итне бүлмә температурасында маринадларга мөмкин. Әгәр ул маринадта ике сәгатьтән артык торырга тиеш булса, аны суыткычка кую яхшырак.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: