erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Талпан тешләүдән үзеңне ничек саклап калырга?

Талпан кешегә урманда яки паркта, дача участогында тешләргә, урманнан алып кайткан ботаклар белән бергә өйгә эләгергә, йорт хайваннары йонына һ. б. килергә мөмкин.

Талпанның күпчелек өлеше үзенең корбанын үлән өстендә яки җирдә көтеп тора.

Урманга җыенып, үзегезне талпан һөҗүменнән сакларга тырышыгыз:

  • беләзеккә тыгыз бәйләнгән озын җиңле кием киегез;
  • чалбар балакларын биек итек кунычына тыгыгыз (аяк киеме киегез);
  • һичшиксез, капюшонлы киемнәр киегез;
  • талпанны күрү җиңелрәк булсын өчен, ачык төстәге җәймәләрне сайлап алыгыз;
  • кием-салымны һәм тәненең ачык өлешләрен талпаннарны изеп баручы җайланма белән эшкәртегез;
  • урман буйлап хәрәкәт иткәндә, сукмакның уртасыннан барырга тырышыгыз.

Талпан тешләр өчен бик озак урын эзли, шуңа күрә урманда яки дачада озак йөргәндә һәр ике сәгать саен үз-үзеңне тикшереп торырга кирәк. Өйгә кайтканда кием-салымны карарга кирәк һ.б.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак https://76.mchs.gov.ru/deyatelnost/poleznaya-informaciya/rekomendacii-naseleniyu/pamyatki-otdyhayushchim-na-prirode/kak-uberech-sebya-ot-ukusov-kleshchey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X