erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Теплицадагы туфракны ничек ашларга?

Бик тиздән өйдәге үсентеләрне теплицага чыгара башлаячакбыз. Тирес белән ашласаң, җылыда гөмбә чире, күбәләкләр үрчи. Химикатлар кулланмый гына ничек итеп туфракны ашлап була икән? Әнвәр Мәхмүтов, Казан

Сорау бик урынлы. Теплицада гадәттәгедән җылырак була, без аны җилдән дә саклыйбыз, шуңа күрә һәртөрле авырулар монда тиз үрчи. Тиресне дөрес итеп кулланмаган очракта да бөтен уңышны юк итәргә  була. Бу очракта “Триходермин” препаратын тәкъдим итәргә мөмкин. Бу - файдалы гөмбәчекләр. Ул, табигатьнең үзеннән алынып, махсус үстерелгән. Үсентеләрне утыртканчы җирне йомшартканда бераз гына кушсагыз да бик күп төрле мәшәкатьләрдән арынырга була. Ул авырулардан да саклый, үсентеләрнең тиз тамыр җибәреп, үсеп китүенә дә ярдәм итә. Утыртканнан соң да, аз гына суда болгатып помидор, җиләк, кыяр төпләренә сибәргә була. Иң мөһиме - бу биологик препарат. Аның бернинди дә зыяны юк. Теплицаны ашлама белән эшкәрткәндә,  ул яшелчәләрне ашаганчы, шунда кереп эшләгәндә үк зыян сала. Пар белән сез үзегез дә агу сулаячаксыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/teplitsadagy-tufrakny-nichek-ashlarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X