erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Теплицаның җирен эшкәртү

Теплицаның җирен бактерияләр, грибоклар, чирләр булмасын өчен ничек химик препаратларсыз эшкәртергә була дип сораучылар бар.

Башта, җыен узган елдан калган чүпләрдән, тамырлардан чистартырга кирәк. Көрәк очы белән җирне йомшартып чыгыгыз. Поликарбонатларын кер сабыны белән юыгыз. Шул эшләр беткәч җирне эшкәртергә була.

1 нче - иң таралган ысул җирне пешекләү. 60 градуска кадәр суны кайнарлыйсыз да сибәсез. 1 кв метрга 3 чиләк сибәргә. Шуннан түтәлне полиэтиленовый пленка белән каплап куясыз. Монда бөтен личинкалар, кортлар, гөмбәчекләр, бактерияләр үлә. Су 60 градус кына булырга тиеш. 100 градуслыны сипсәгез җирнең файдалы матдәләре калмый. Ике көннән пленканы салдырырга була. Шулай ук марганцовкалы су сибәргә була. Марганцовка, шул исәптән, жирне калий белән туендыра һәм инде Фитоспорин сибәргә була.

100 гр Фитоспорин 10 литр суга. Башта 1 литр суда яхшылап җебетегез. Аннан 9 л суга шуны өстәгез. Шулай ук аның белән теплицаның бөтен җирен юдыртсагыз яхшы була. Шушыларнын кайсын эшләсәгез дә 10-14 көннән соң әйберләрне утыртырга була. Серная шашка яндырсагыз да ике атнадан соң гына әйберләрне утыртырга ярый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Теплицаның балчыгын 4-5 елга бер алмаштырсаң яхшы

Чыганак: https://www.instagram.c.om/bakchada_tatarstan_sad/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X