Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тәрәзә төбем саен үсенте: бакчачыларны борчыган сорауларга ҖАВАПЛАР

    Хәзер күпләрнең тәрәзә төпләрен помидор, борыч үсентеләре ямьләп утыра. Ләкин алар бик нәзберек. Берәр нәрсә килешмәсә, аларның йә «төсләре китә», йә сузылып, хәлсезләнеп утыра башлый. Үсентеләр шаулап үссен өчен аларны ничек дөрес  тәрбияләргә? Әлеге сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова белән җавап эзләдек.

    –   Үсентеләрнең күбесен күчереп утырттык инде. Әмма яфраклары төсен үзгәртә, коела башлады, дип зарланучылар бар. Бу очракта нишләргә?

    – Яфракның төсен үзгәртүе үсентегә нәрсәдер җитмәгәнне аңлата. Тимер җитмәгәндә, яфрак агарып, төссезләнеп китә. Үсенте сабагы һәм яфракларның аскы өлеше шәмәхә төскә керсә, фосфор җитми, яфраклар саргайса һәм коела башласа, азот җитми дигән сүз. Мондый очракларда үсентеләрне рәткә китерү өчен төрле ашламалар бар. Шәхсән мин үзем үсентеләргә табигый эремә сибүне кулай күрәм. Моның өчен чүпрә эремәсен кулланам. 10 литр суга 10 грамм чүпрә, 4 аш кашыгы шикәр комы исәбеннән эремә ясыйм. Ул әчергә тиеш. 1 өлеш эремәгә 10 өлеш су өстәп, үсентеләр төбенә сибәргә киңәш итәм. Әлеге табигый ашлама үсентеләрне көчәйтеп, яфракларын яшелләндереп җибәрә. Гөмбәчекләрдән саклау өчен су белән бераз гына йод кушып сибү файдалы.

    – Помидор үсентесе сузылып үссә, нишләтергә?

    –  Гадәттә орлыкны бик иртә – февраль башларында ук чәчкән очракта шулай була. Күчереп утыртканда, томат үсентесе 60–65 көнлек булырга тиеш. Үсентеләрне теплицага яки ачык туфракка кайчан утыртырга планлаштырасыз, шул сроктан артка таба санап, тишелү өчен биш көн өстәргә кирәк. Безнең якларда помидор үсентеләре ачык туфракка гадәттә 10 июнь тирәсендә күчереп утыртыла. Шуңа күрә ачык грунтта үсәчәк помидорларны апрель башында гына чәчәргә кирәк. Сабакның сузылып үсүе яктылык җитмәүгә, шулай ук бүлмә һавасының бик җылы булуына бәйле. Үсентеләр кимендә 12 сәгать дәвамында яктыда торырга, тәрәзә төбендәге температура – көндез 20–21, төнлә 18–19 градустан артмаска тиеш. Кояшлы көннәрдә форточканы ачып җилләтергә, температураның 23–25 градустан күтәрелмәвен күзәтеп торырга. Ә инде күчереп утыртырга ике атна кала, үсентеләрне теплицага яки балконга алып чыгып чыныктырырга кирәк.

    – Үсентеләргә су сибүнең дә үз җае бар бит.

    Реклама

    – Аларга кар, яңгыр суы сибү файдалы. Әмма су җылы – 20–25 градус чамасы булырга тиеш. Краннан агызып алган суны бераз тотканнан соң гына сибәргә кирәк. Туфракның өсте катып китсә, һава керми. Шуңа күрә үсенте төпләрен саклык белән генә йомшартып торырга онытмагыз.

    –  Май башларында теплицага күчереп утырту өчен кыяр чәчәр вакыт җитеп килә. Бу эшне кайчан һәм ничек башкарсаң дөресрәк?

    – Апрельнең беренче декадасында чәчсәң, май башларында теплицага күчереп утыртырлык була инде алар. Зуррак савытларга (300 мл чамасы сыешлыктагы) чәчү әйбәт. Тулыр-тулмас туфрак тутырып, су сибәбез. Һәр савытка 1–2 орлык салып, 1,5–2 см тирәнлектә чәчәбез һәм дымсу туфрак белән каплыйбыз. Чәчкәннән соң су сипмибез, юкса орлыклар тирәнгә үк төшеп китәчәк. Чүлмәкләрне пленка белән каплап, җылы урынга куябыз.

    Исеңдә тот!

    Чәчәр алдыннан, кыяр орлыгының буш түгеллеген болай белергә мөмкин. Бер стакан суга бер чәй кашыгы тоз салып, тулысынча эреп беткәнче болгатабыз. Эремәгә орлыкны 10 минутка салып торабыз. Әйбәт орлыклар аска төшәчәк, ә бушлары өскә калкып чыгачак. Тозлы судан соң әйбәтләрен юып киптерәбез.

    Валентина Семенова

    https://vatantat.ru/2022/03/78257/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: