erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Вакытыннан алда үләсе килми» - миң яман шешкә китереп җиткермәсен өчен нишләргә? ("Интертат", Гөлнар Гарифуллина )

Татарстанда күп балалы гаиләләргә тән тиресен тикшертү мөмкинлеге бар. Табиблар тиредә яман шеш китереп чыгарырдай куркыныч миңнәр юкмы икәнен карый.

 

«Меланома-Стоп» проектын РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән Республика клиник онкологик диспансер һәм СЛ клиникасының фәнни-тикшеренү дерматология үзәге үткәрә. Казанда һәм Чаллыда кабул итәләр. Казанда Павлюхин урамы, 37 адресы буенча клиникага, Чаллыда Республика онкологик диспансерының Яр Чаллы проспекты, 18 А адресы буенча филиалына алдан язылып бару кирәк. Яман шешкә шик туса, табиблар өстәмә тикшерү һәм дәвалауга җибәрәчәк.

Ел азагына кадәр дәвам итәчәк проект нигезендә, табиблар Казанда һәм Чаллыда 100әр гаиләне кабул итәргә ниятли. Шушы көннәрдә беренче дүрт гаиләне карадылар.

– Күп балалы гаиләләрнең мәшәкатьләре күп, түләүле клиникага табибка күренү матди яктан да авыр булырга мөмкин. Тиредә онкологик авыруларны вакытында ачыкларга кирәк, юкса күп балалы гаилә өчен туендыручыларның берсен югалту бик куркыныч, - диде КДМУ профессоры, СЛ клиникасы җитәкчесе Светлана Жабоева.

Белгечләр тәндәге миңнәрнең төсе үзгәрүгә, кычыта яки каный башлавына, тиз үсүенә игътибар бирергә киңәш итә. Табиблар кешеләрнең табибларга артык соң – чирнең икенче, өченче стадияләрендә генә баруы турында чаң суга. Светлана Жабоева сүзләренчә, кешеләр үзләре онкологиядән курка, ләкин тәннәрендә аз гына үзгәрешләрне күреп тә табибка барырга ашыкмыйлар. Кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора, ваемсыз булып йөреп, вакытны югалту да ихтимал, дип искәртә табиблар.

– Онкологик авыруларның башка төрләрен ачыклар өчен әле байтак вакыт кирәк булса, тире рагы пациентның үз игътибарын сорый. Кеше үз тиресендәге үзгәрешләрне күреп уйланырга тиеш, шулай ук туганнары ниндидер үзгәреш сизсә дә, әйтүләре хәерле, - диде Жабоева.

«Кояшта артык кызыну меланома китереп чыгара ала»

Казанда яшәүче күп балалы ана Юлия Ахуновага 47 яшь, биш бала тәрбияли.

– Миңнәрем бик күп, тикшеренәсем килде, чөнки вакытыннан алда үлеп китәргә куркам, шуңа күрә монда эләгүемә бик сөенәм. Әнинең дә миңнәре күп иде, нәселдән күчкәндер, нәселдә онкология белән авыручылар булмаса да, барыбер борчылам, меланома турында күп сөйлиләр бит. Сигез яшьлек кызымны да алып килдем, аның да битендә миңнәре бар. Үземнең битемдә зур миңем бар иде, анысын алдылар, ләкин әле калганнары да күп. Моңарчы бер исем китми иде, хәзер менә тире онкологиясе турында ишеткәч, тикшертергә уйладым. «Миңа тимәс әле» дип куркып, башны комга тыгып ятасы түгел, белергә кирәк. Миңнәр төрлечә бит: кайсы эләгеп тә китә, канап та ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Миңнәре күп кешегә кояш куркыныч икән бит, ә без гел кояш астында – бакчада да, диңгездә дә. Тәнгә бернинди крем да сыламыйбыз, ә тире янып кызара, аның әчетүен каймак сылап кына басабыз, - дип сөйләде Юлия Ахунова «Татар-информ» хәбәрчесенә

Дерматолог табиб Теймине Мамиконян көндезге 11гә кадәр һәм кичке 16дан соң гына су коенырга яраганын кат-кат искәртте.

– Кояшта артык кызыну, тәнне пешерү – меланоманы китереп чыгаручы факторларның берсе. Пляжда зонтик астында сакланып утыруың хәерлерәк. Анда да Д витаминын алып була. Тирене мөмкин кадәр капларга кирәк. Сәламәт яшәргә теләсәк, кремнарын да гел сылап тору мәшәкатьләреннән курыкмаска кирәк.

Онкология куркынычы турында балаларга да аңлату әйбәт – кечкенәдән тиреләрен сакларга өйрәнсеннәр, - дип киңәш итте табиб.

Ул кешедә миңнәр гормональ фон үзгәргәндә, яшүсмер, йөклелек, бала имезү, менопауза чорында чыгуын әйтте. Кояш астында миңнәр каралып та китәргә мөмкин. Теймине Мамиконян әйтүенчә, солярийга йөрү модада булган вакытта кызынып кинәнгән хатын-кызларда хәзер яман шеш очраклары да шактый еш ачыклана.

Табиблар миңнәрнең зарарлы яки зарарсыз булуын дерматоскопия дигән махсус процедурада ачыклый. Кеше чишенә дә, белгеч баш түбәсеннән аяк табанына кадәр бөтен миңнәрен махсус җиһаз белән карап чыга.

Дәвамын укыгыз : https://intertat.tatar/news/vakytynnan-alda-ulase-kilmi-minnare-borcygan-kup-balaly-gailalarne-tabiblar-tiksera-5853140

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X