erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Замана балалары нигә еш авырый?

Бала-чага үзгәрдеме, чирләр аздымы? Хәзерге буынның авыртудан башы чыкмый. Әти-әни, әби-бабайлардан бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Аптырарлык та: инде терелеп бетте дип сөенергә дә өлгермисең – янә даруга үрелергә туры килә. Табиблар исә килешми: чир түгел, заманасы үзгәрде. Бала сәламәтлеге кем кулында? (© Ватаным Татарстан, Динә Гыйлаҗиева)

Регина Фәхрисламова, балалар психологы:

– Хәзерге замана яшьләренең күбесе ата-ана булуга психологик яктан әзер түгел. Моңа җиңелчә карыйлар. Көндәлек тормышыбызда булып торган стресслар да эзсез югалмый. Замана кешесе эш белән ялны аралаштыра белми. Катлаулы стресс кичергәннән соң, еш кына хәл алырга, үзен кадерләргә дә вакыт тапмый ул. Мондый киеренке халәттә яралган баланың сәламәтлеге дә мактанырлык булмый, билгеле. Шуңа күрә хәзер балаларның еш авыруына, сәламәтлеге чамалы булуга да аптырыйсы юк.

Әлфия Сабирова, табиб—иммунолог:

– Замана балаларының иммунитеты нык булмау, иң беренче чиратта, аларның нәрсә ашавына бәйле. Күреп торабыз: алар хәзер ата-аналарыннан калышмый – углеводлар артык күп булган, югары калорияле ризыклар белән туклана. Организмга файдалы ризык кермәгәч, иммунитет та начарлана. Төрле консервантлар, антибиотик кушылган ризык белән тукланган баланың, иммунитеты гына түгел, эндокрин, нерв системасы да какшый. Ул инфекцияләргә каршы тора алмый башлый. Шуңа күрә ата-ана баланың дөрес туклануына аеруча игътибар итсен иде. Хәзер кибетләрдә сатылган яшелчә һәм җиләк-җимештә дә файдалы витаминнар, микроэлементлар моннан илле ел элек булганнары белән чагыштырганда күпкә азрак. Шуңа күрә бүген аларын да үз бакчасы булган, намус белән үстергән кешедән алуың хәерлерәк.

Сүз уңаеннан

Россиядә ел саен сәламәтлегендә билгеле бер хилафлык булган 25 меңләп бала туа. Республикада туган һәр 20 баланың берсе генә (!) тулысынча сау-сәламәт санала. Үсмерләрнең сәламәтлеге дә мактанырлык түгел. Биш ел эчендә Татарстанда яшүсмерләр арасында авыру очраклары 10 процентка арткан. Алар арасында сулыш юлы, ашкайнату әгъзалары, сөяк-мускул авырулары аеруча еш очрый, ди белгечләр.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/163250/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев