erid:2VtzquqpS7d
Тукайлы балачак
Якташларыбыз иҗаты

Тукайлы балачак

Арчадан Алисә Ахунова яза.

Тукайлы балачак

Тукай әкиятләрен

Кечкенәдән тыңладык.

Шүрәле һәм Былтырдан

Бераз гына шүрләдек.

 

Кәҗә белән сарык

Безнең өчен батырлар.

Галигә без рәхмәтле

Сыйлаганга кәҗәне.

 

Шигырьләрен яратабыз

Якын алар күңелгә.

Әкиятләрен тыңлап үстек,

Яши алар йөрәктә.

 

Рәхмәтле без Тукай абыйга

Туган телне белеп үскәнгә.

Без бит Тукай оныклары, диеп

Горурланып әйтеп булганга.

 

Тукайлы балачак

Мәңге истә калачак.

Һәрбер татар баласының

Йөрәгендә булачак.

 

Тукай абый, гомер уза

Таң ата да кич җитә.

Бүген синең тууыңа

Йөз дә кырык ел тула.

 

Синең туган көнеңне

Ел саен уздырабыз.

“Туган тел” не җырлап

Сине искә алабыз!

 

Һәр кешенең үз сукмагы

Тормышта бар үз юлы.

Кемдер яши үзе өчен,

Ә син бит халык улы!

 

Телен, илен, җирен сөйгән

Халык уллары бөек.

Күркәм эшләрең өчен

Рәхмәт әйтәбез бүген! 

Шигырь-әкиятләреңнән

Барыбыз белем ала. 

Калдырган байлыкларың

Күңел түрендә кала.

 

Безгә калдырган мирасың

Туган телдә чагыла.

Йөрәкләргә үтеп керә,

Күңелләргә кагыла.

 

Үзебезчә, сине якын итеп,

Тукай абый диеп дәшәбез.

Арча ягын зурлап

Оныкларың булып яшәрбез.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев