erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2500 сум акчага кызыгып, 200 мең сум акчасыннан колак каккан

Арча районы эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе, юстиция өлкән лейтенанты Ләйсән Гайнетдинова алданмагыз, дип кисәтә.

Күпме язып, сөйләп торабыз, әмма барыбер дә алданучылар бар. Алдау юллары төрле.

"Контактта" социаль челтәрендә "Сбербанк" туган көнен бәйрәм итү уңаеннан 2500 сум акча күчерә дигән хәбәр тарала. Кармакка эләгүчеләр табыла. Х. исемле берәү хәбәр таратучы белән арлаша башлый. Акча күчерү өчен банк картасының бөтен мәгълуматларын әйтә һәм 200 мең сум акчасыннан колак кага. Шул ук көнне бу кармакка Ф. исемле кеше дә эләгә. Ул 100 мең сум акчасын югалта. А. исемле өченче берәү 1500 сумыннан коры кала.

Хөрмәтле арчалылар, шуны истә тотыгыз:

- банк хезмәткәрләре сездән телефон аша финанс операцияләрне башкару өчен шәхси мәгълуматларыгызны, карта номерын, СМС-хәбәр белән килгән бер тапкыр бирелә торган парольләрне бервакытта да сорамый. 

--  башкарылган "мошенниклар операциясен" юкка чыгару өчен банк хезмәткәрләре СМС-хәбәр аша кодларны сорамый.

-- банк хезмәткәрләре махсус программаларга (компютерларда эшләү өчен) акча күчерүне тәкъдим итми.

Гомумән, банк исменнән сөйләшүче алдакчыларга ышанмагыз. "Сезнең картагыз туктатылды", "Түләү суммалары туктатылды", "Операцияләр үткәрү белән проблемалар бар" кебек СМС-хәбәрләргә ышанмагыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

СМС-хәбәрдә күрсәтелгән телефон номерына шалтырата күрмәгез! Банк картасы мәгълуматлыран: картаның арткы ягындагы кодны, картаның кайчанга кадәр эшләү вакытын, раслау өчен СМС--кодларны әйтмәгез. Һәм шулай ук  паспортның сериясен һәм номерын, теркәлү адресыгызны һ.б. әйтмәгез!

Сылтамалар буенча таныш булмаган ресурсларга кермәгез, ерактан эшләү һәм компьютерлар белән (TeamViewer, AnyDesk, RMS, RDP, Radmin, Ammyy, Admin, AeroAdmin) идарә итү өчен программалар урнаштырмагыз. Мошенниклар сезнең компьютерыгызны яки телефоныгызны вируслар белән зарарларга һәм сезнең шәхси мәгъуматларыгызга, финансларыгызга үтеп керергә мөмкиннәр. Антивирус кулланыгыз.

Алданмагыз!

Ләйсән Гайнетдинова,

тикшерүче, юстициянең өлкән лейтенанты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X