erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны һәм 1 төркем инвалидларны караган өчен түләү

Хезмәткә яраксыз гражданнарны караган өчен хезмәткә яраклы эшләүче кеше хезмәте өчен компенсацион түләү рәсмиләштерә ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

 

 

 

Тәрбиягә алынган гражданның категориясенә карап, компенсацион яисә айлык түләү билгеләнә.

 

Хезмәткә яраксыз кешене караган эшләүче гражданнарга компенсацион түләү.

Хезмәткә яраксыз гражданны (1 төркем инвалид - тумыштан 1 төркем инвалидлардан башка - дәвалау учреждениясе күрсәтмәсе буенча чит кеше ярдәменә мохтаҗ дип табылган яки 80 яшьтән узган өлкәннәр) караган өчен компенсацион түләү билгеләнә. Бу очракта аларның бер гаилә членнары булу-булмавы, бергә яшәү-яшәмәүләре искә алынмый.

Компенсацион түләү аена 1200 сум тәшкил итә. Акча хезмәткә яраксыз гражданның пенсиясенә өстәп түләнә.

 

Инвалид баланы яисә тумыштан 1 төркем инвалидны караучыларга айлык түләү.

Айлык түләү 18 яшькә кадәрге инвалид баланы яисә тумыштан 1 төркем инвалидны караучы әти-әниләргә (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) билгеләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Айлык түләү түбәндәге күләмдә бирелә:

- әти-әниләргә (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә)- 10000 сум;

-  башка затларга 1200 сум.

Компенсацион яисә айлык түләү гражданин тиешле барлык документлар белән хезмәткә яраксыз кешегә пенсия билгеләү һәм түләүче органга мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә, әмма моның өчен гражданнарның бу төр түләүгә хокуклары булу шарт.

Шунысын искәртү урынлы, 1 төркем инваладны, инвалид баланы, яки 80 яшьтән узган өлкәннәрне тәрбияләгән периодның һәр елы өчен пенсион коэффициент 1,8 күләмендә иминият стажына исәпләнә. Бу караучы кешегә иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Компенсацион һәм  айлык түләү хезмәткә яраклы эшләүче кешегә хезмәткә яраксыз кешене караган чорда карауга алган һәр гражданин өчен билгеләнә. Пенсионерлар һәм эшсезлек буенча пособие алучыларның компенсацион яисә айлык түләү алуга хокуклары юк, чөнки бу категориягә караган гражданнар хезмәт хакы яисә башка керемне компенсацияләү хисабына  социаль ярдәм алалар.

Компенсацион яисә айлык түләүләр инвалид баланың яисә бала чактан 1 төркем инвалидларның пенсиясе белән бергә түләнә.

Шунысы мөһим! Эшкә урнашкан очракта 80 яшьтән узган яисә 1 төркем тнвалидларны караган өчен компенсация алу хокукы югала, чөнки компенсация эшкә сәләтле эшләмәүче кешеләргә генә түләнә. Әгәр ике түләү параллель рәвештә алып барылса, караучы кешегә артык алынган акчаны Пенсия фондына кире кайтарырга туры киләчәк.

“Үзмәшгүль” буларак теркәлгән кеше мәҗбүри пенсион иминиятләштерү буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кермәгән очракта 80 яшьтән узган өлкәннәрне яки 1 төркем инвалидны караган өчен компенсация алу хокукын югалтмый.

Үзенең эшкә урнашуы хакында караучы кеше 5 көн эчендә Пенсия фонды Идарәсенә килеп яисә Пенсия фонды сайтындагы аша хәбхр итәргә тиеш. Хезмәт эшчәнлеген туктату турында да Шәхси кабинет шул ук юл белән хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X