erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Акциягә Лилия Муллагалиева да кушылган

Җырчы әнисен «Сөембикә» журналына онлайн яздырган

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, «Якыннарыңны яздыр» акциясенә кушылып, әнисен «Сөембикә» журналына яздырган. Бу хакта җырчы үзенең «Instagram» сәхифәсендә хәбәр итә.

«Карантин вакытында авылга кайту сирәгәйде, ә әнине сөендерәсе килә. Шуңа күрә май аена „Сөембикә“ журналына онлайн язылдым», — дип сөйли җырчы.

Шулай ук Лилия Муллагалиева Татарстанда дистәләгән газета һәм журналлар нәшер итүче «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Якыннарыңны яздыр» флешмобын игълан итүен үзенең сәхифәсендә язган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Коронавирус таралмасын өчен бөтен кеше өйдә утырырга мәҗбүр, ә шәһәр һәм район чикләре ябык булган бу көннәрдә якыннарыбызны сөендерү мөмкинлеге бар. Мәсәлән, аларны газета һәм журналларга яздырырга була. Моның өчен өйдән дә чыгарга кирәкми: интернет ярдәмендә www.tatmedia.ru/podpiska адресы буенча урнашкан „ТАТМЕДИА“ сайты аша яздырып була», — ди ул

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X