erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алло, редакцияме бу?

Әйе, редакция.

Без быел 5 февраль санында “Арча хәбәрләре” газетасы турында анкета–сораштырулар” урнаштырдык. 2021 елның соңгы ае – декабрьне ваклыйбыз. Нәтиҗә чыгарырга вакыт җитте.

Анкета сорауларын искә төшереп үтәбез. “Сез район газетасы “Арча хәбәрләре”н аласызмы? Гаиләгездә яшьләр район газетасын укыймы? Район газетасын кайсы битеннән карый башлыйсыз? Газетаның 1нче битендә нәрсә күрәсегез килә? Иң беренче газетада нәрсә турында укыйсыз? Сез яңалыкларны, төрле вакыйгаларны районныкын гына укырга телисезме? “Арча хәбәрләре” сайтын укыйсызмы? Газетага кроссвордлар һәм сканвордлар урнаштырырга кирәкме? Нинди тематик сәхифәләр күрәсегез килә? Нинди язмалар укырга телисез?”

Шундыйрак сораулар иде алар. Без анкета сорауларына язмача бер генә хат та алмадык. Шалтыратып, үз фикерләрен әйтүчеләр булды. Рәхмәт аларга. Шалтыратучыларның күбесе газетаны соңгы битеннән укый башлыйбыз, диделәр. Күбрәк кайгы уртаклашуларга игътибар итәләр икән. Аннан соң гына котлаулар, белдерүләрне карыйлар. Кайберәүләр: “Гаиләдә яшьләр күбрәк телефонда утыра, алар “Арча хәбәрләре”н сайттан укый. Әгәр дә сайтта урнаштырылмаган берәр кызыклы язма булса, аны газетадан укыйлар. Яшьләр җинаятчелек, янгын, спорт темасы белән күбрәк кызыксыналар”, – диде. “Иң беренче газетадан нәрсә укыйсыз?” дигән сорауга “Кызыклы язмалар”, – дип җавап бирделәр. “Ә нәрсә соң ул кызыклы язма?”, – дип сорадык без алардан. Ә җаваплар мондыйрак булды.  “Тема төрле булсын. Проблемалысы да, уңае, гыйбрәтлесе дә. Әмма язманың башы ук үзенә тартып тора торган кызыклы булырга тиеш һәм аның беренче җөмләләре үк үзенә бөтереп алып кереп китсен, аннан аерылып булмасын”.  “Озын җөмләләрдән качыгыз, – дип тә әйттеләр безгә. – Алайса кайвакыт кайбер җөмләләрне кат-кат укыйсың. Кыска, гади, матур җөмләләргә ни җитә!”

Яңалыкларга килгәндә, районныкын гына түгел, республиканың, илнең хәтта чит илләрнең кызыклы хәбәрләрен укырга теләүләрен, элеккечә газетаның бер колонкасын шуларга багышларга кирәклеген әйтүчеләр булды.

Газетада көлдергечләр җитмәвен дә әйттеләр. Кроссвордлар булып торса, яхшы, диделәр. Нинди язмалар укыйсыгыз килә, дигән сорауга “Газета укучыларыбызның тормыш турындагы гыйбрәтле хатларын”, – дип әйтүчеләр күп. Республика газетасына язалар, ә район газетасына бик язмыйлар, диделәр. Табиб киңәшләрен даими биреп баруны сорадылар. Районыбызда яшәгән бакчачы, хуҗабикә, халык медицинасы турындагы киңәшләрне дә укыйсылары килә.

Без анкета–сораштыруларны газетабыз сайтына да бирдек. Сайтны укучыларга да сораштыруларга битараф калмауларына рәхмәт.

Газетаны беренче битеннән ахыргы битенә кадәр бер генә язманы да калдырмыйча укучылар бар. Ә кемдер сайлап кына укый. Аны чаралар кызыксындырмый. Ул фәлсәфи, проблемалы язмаларны ярата. “Арча хәбәрләре”н я газетадан, я сайттан укыйбыз, дип әйтүчеләр күп.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Район газетасына язып торыгыз, сорауларыгыз, фикер, теләкләрегезне юллагыз.

Румия Надршина,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

хатлар бүлеге мөхәррире.

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X