Арча районы мәдәният йорты каршында ике ай элек кенә эшли башлаган «Әллүки» балалар театр студисенең беренче җиңүләре дә бар
"Чулпан" I Бөтенрәсәй балалар иҗаты конкурсының фольклор номинациясендә театр студиясе 1 нче дәрәҗәле лауреат Дипломына лаек булды. Алар "Уракчы кызлар" фольклор күренеше белән чыгыш ясадылар.
"Атлый үлемсез полк" шигырен башкарып Әминә Фәрхуллина, Зәмирә Гыйлметдинова, Лилия Мәгсүмова 2 нче дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев