Ветераннарны һәм укытучыларны зурладылар.
Арча аграр - сәнәгать һөнәр көллиятендә Өлкәннәр көненә һәм Укытучылар көненә багышланган чара узды. Ветераннар һәм бүген эшләп торган укытучыларыбыз өчен Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малае» дигән спектакле белән чыгыш ясадылар.
Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте. Ветераннар чын күңелләреннән рәхмәт белдерделәр.
Нет комментариев