Илүс Әхмәтгалиев яза.
Сезгә үземнең яраткан укытучым турында сөйлим. Шакиров Рәдис Наил улы 1973 елның 28 августында Югары Әзәк авылында туган. Туган авылында башлангыч белем алганнан соң, Иске Кырлай сигезьеллык мәктәбендә, аннан Өчиле урта мәктәбендә укыган. Һәм, һич икеләнмичә, Арча педагогия көллиятенә юл тоткан. Рәдис абый, кайда гына булса да, үзен тырыш, намуслы егет итеп таныта.
1993 елда Рәдис абый Казан Дәүләт педагогия университетын тәмамлагач, авылыбыз мәктәбенә биология, география дәресләрен укытырга кайта. Менә өч дистә елдан артык инде ул безнең мәктәптә укыта. Рәдис абый мәктәп директоры да булды, сыйныф җитәкчесе, биология укытучысы да. Без укытучыбызны яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Аның укучылары имтиханнарны яхшы тапшырып, үзләре сайлаган һөнәрләр буенча уку йортларына керәләр, төрле эшләрдә эшлиләр.
Рәдис абый бик матур гаилә башлыгы да әле ул. Аларның гаиләсендә ике кыз үсеп килә. Ул минем әтием Илнарның да сыйныф җитәкчесе булган. Апам белән мине дә укыта. Без гаиләбез белән Рәдис абыйга рәхмәтле. Рәдис абый, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез!
Илүс Әхмәтвәлиев, Түбән Аты мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.
Нет комментариев