Өлкәннәр көне уңаеннан почта хезмәте ветераннары Яңа Кырлай авылына сәяхәткә юл тотты. Алар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музей комплексына барып, аның тормышы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар.
Музейда ветераннар шагыйрьнең балачагы, иҗат юлы һәм татар әдәбияты тарихында тоткан урыны турында мәгълүмат алды. Алар Габдулла Тукайның шәхси әйберләрен дә кызыксынып карады. Экскурсиядән соң кунаклар шагыйрь рухына дога кылдылар.

Сәяхәтнең күңелле дәвамы кафеда узды. Өстәл артында ветераннар хәл-әхвәл белешеп, бергә эшләгән еллардагы истәлекләрне яңартты, күңелле вакыйгаларны искә алды. Мондый очрашулар аралашу мөмкинлеге генә түгел, ә хезмәттәшлек елларында тупланган матур хатирәләрне саклау чарасы да булып тора.
«Бер-беребезгә сәламәтлек теләп, автобус йөртүче Русланга һәм аның җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп таралыштык», — дип хәбәр итте безгә Наласадан почта хезмәте ветераны Әнисә апа Нәҗметдинова.
Өлкән буын вәкилләре өчен мондый сәяхәтләр мәдәни мирасыбыз белән танышу, яшьлек елларын искә төшерү һәм бер-берсе белән аралашу өчен матур мөмкинлек бирә. Почта хезмәте ветераннарына без дә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез, нык сәламәтлек, якыннарының җылысын тоеп, имин һәм бәхетле гомер итүләрен телибез!
Нет комментариев